Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
09.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында чаралар дәвам итә
Бүген укучылар өчен "Батырлык дәресе" үткәрелде.
-
09.02.2016

Хәрби-патриотик айлык планы нигезендә стенд эшләнде
Апаз авыл җирлеге буенча Әфган,Чечен сугышларында катнашып, күп батырлыклар күрсәткән егетләр истәлегенә багышлап мәктәптә "Алар илне саклады" стенды эшләнде. Әлеге стендта шушы мәктәпне тәмамлаган, үзенең бурычын намус белән үтәгән егетләр турында тулы мәгълүмат бирелгән.
-
08.02.2016
Котлыйбыз!
6 февраль көнне Курса - Почмак мәктәбендә район буенча "Ак Барс комплексы" призына көрәш булды.Әлеге ярышта 120 егет көч сынашты.11 үлчәү авырлыгында егетләр берсеннән-берсе яхшы чыгыш ясадылар.Безнең мәктәп данын Котдусов Р., Корбанов Р., Мәҗитов Ә., Закиров А. якладылар. Котдусов Раил үз авырлыгында беренче урынны алды.
-
06.02.2016

ГТО кышкы сессия
Мәктәп укучылары ГТОның кышкы сессиясе буенча нормаларлар тапшыра башладылар.
-
04.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Язучылар иҗатында - сугыш" темасына китап укучылар конференциясе
-
02.02.2016

Хәрби-патриотик айлык
-
31.01.2016

Педагогик киңәшмә
Бүген «Эффективность урока – стимул к успеху учителя и ученика» темасына педагогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, технология укытучысы, 9,11 сыйныф җитәкчеләре чыгышы тыңланды.
-
27.01.2016
КФУ да регионара олимпиада
Ноябрь айларында ук КФУ тарафыннан үткәрелгән 15 төрле фән буенча регионара олимпиадаларның читтән торып эшләү формалары үтте.Югары баллар җыйган укучылар КФУга чакырылдылар.Бүген татар теле буенча барып катнашу туры үткәрелде.Анда 11 сыйныф укучылары Миннебаева Э. һәм Гарифуллина Г. уңышлы катнаштылар.
-
25.01.2016

23 гыйвар көнне Ф.Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышларында катнаштык
Һәр ел саен традициягә кергән ярышлар арасында Иске Кырлай мәктәбе укучысы Ф.Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары ел саен үткәрелеп килә.Бу елда да 20 мәктәптән 98 чаңгычы 3 яшь категориясендә көч сынашты. Әлеге ярыштан безнең мәктәп командасы да читтә калмады.Өченче категориядә Фазылҗанова Исламия беренче урынны яулады.Катнашкан барлык укучыларга, физкультура укытучысы Миннебаев Х.Х. зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
22.01.2016

Конференциядә катнаштык
Арча шәһәрендә СССР Дәүләт премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Халык язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Әлеге чарага язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы Гәүһәр Мәһдиева, туганы Җәүһәр Галимова кайтты. Зөфәр ага Бәширов музей фондына язучының Арчага мөнәсәбәтле фоторәсемнәрен һәм портретын бүләк итте.














