Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әфганстан безнең йөрәктә
15.02.2024
Бүген 15 нче февраль - интернационалисть сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ләкин, быелгысы елда, бу дата аеруча истә калырлык, чөнки нәкъ 35 ел элек, шушы көнне, Әфган җиреннән соңгы Совет солдаты чыгарылды. Шушы уңайдан, Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү максатыннан мәктәпкүләм тәрбия сәгате үтте. Авылыбызның Әфган сугышында катнашкан Фазылҗанов Айрат Әхәт улы турында мәгълүмат бирелде.
Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.
Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! -
Муса Җәлил туган көн
15.02.2024
Бүген мәктәбебездә, патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, тәрбия сәгате үтте. Укучылар аның туган ягы, балачагы, гаиләсе турындагы мәгълүматларын яңарттылар, шигырьләрен искә төшерделәр, аның турындагы материаллар белән таныштылар. Муса Җәлил ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.
-
Рәсем бәйгесе
14.02.2024
Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Айлык дәвамында укучылар конкурсларда, спорт ярышларында көчләрен сынадылар. Бүген "Мин солдат булгач" темасына рәсем ясадылар.
-
Халык уеннары
13.02.2024
"Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә” (К.Ушинский).
Туган тел айлыгы буларак телебезне зурлап укучылар катнашында татар халык уеннары уйналып утте. Барысы да бу уеннарда бик теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. -
Онытмыйк, хәтерлик!
03.02.2024
Бүген - 2 нче февраль, Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларда җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн - Бөек Ватан сугышында ирешкән иң зур җиңүләрнең берсе буларак тарих битләренә язылып куелган.
Сталинград өчен сугыш 1942 нче елның 17 нче июлендә башланып китә һәм 1943 нче елның 2 нче февралендә Совет Армиясенең җиңүе белән тәмамлана. 200 көн һәм төн барган хәлиткеч сугыш бик күп гомерләрне өзә.
Шушы уңайдан укучылар белән класс сәгате үткәрдек. Видео, презентация карадык, әңгәмә үткәрдек. Бу бәрелешләрдә һәлак булган совет кешеләрен 1 минут тынлык белән искә алдык. -
Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!
02.02.2024
Хәрби дан көне - Сталинград сугышында алман-фашист гаскәрләренең совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителү көне (1943 ел) - Русиядә ел саен 2 февральдә билгеләнеп үтелә.
1942 елның 17 июлендә Сталинград сугышының беренче этабы - саклану этабы башлана. Гитлерчыларның төп планнарына түбәндәгеләр керә: Кавказның нефть районнарын, Дон һәм Кубанның бай авыл хуҗалыгы районнарын биләп алу, илнең үзәген Кавказ белән бәйләүче коммуникацияләрне бозу һәм сугышны үз файдасына тәмамлау өчен шартлар булдыру.
Бүген укучыларга Сталинград сугышы турында кыскача мәгълүмат бирелде, үзебез төзегән күргәзмә материаллары белән таныштырылды -
Чаңгы шуу - күңелле шөгыль
01.02.2024
Белүебезчә, нэкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. “Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!” дигән мэкальдә әйтелгәнчә без укучыларнын сәламәтлеген яшьтән кайгыртып, кышнын матур коннәрендә физик культура дәресләрендә саф һавада чангыга чыгарга тырышабыз. Дәрестә укучылар чангыда йөрү төрләрен, ничек туктарга, таудан менү һәм төшү тәртибенә өйрәнә, җитезлек, тизлекне арттырып сәламәтлеген ныгыталар
-
«Блокадалы Ленинград битләре буйлап»
25.01.2024
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 80 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Шушы уңайдан, атналыкны ачып, укучылар өчен «Блокадалы Ленинград битләре буйлап» дигән хәтер сәгате үткәрелде.
-
Туган телем сагында
24.01.2024
Без бүген “Туган телем сагында”акциясендә катнашып, укучыларда туган телгә, татар теленә, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан “Тел күрке-сүз” викторинасы уздырдык.
Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Викторинада укучыларыбыз актив катнаштылыр. “Кем күбрәк белә?” уенында мәкальләрнең ахырын таптылыр, “Тел чарлау” уенында кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, мәктәп темасына язылган мәзәкләр белән таныштылар. “К” авазына башланган һәм алдан да, арттан да бердәй укыла торган сүзләр язу укучыларга аеруча ошады. Табышмакларга җавапларны да уйлап, бик тиз чиштеләр. -
Туган телем сагында
23.01.2024
"Туган телем сагында" акциясе атналыгында укучылар нәниләргә милли аяк киемнәре, аларның исемнәре ( ике телдә), тарихы белән таныштырдылар.