Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Неделя психологии
25.04.2024
На неделе психологии была проведена акция - объявление «Возьмите то, что Вам очень важно».
Вниманию участником акции были предложены такие объявления, как:
- возьми то качество, которого тебе не хватает;
- возьми себе настроение, улыбку;
- возьми себе кусочек счастья.
В акции приняли участие и дети, и учителя. Всем она очень понравилась. Участники акции получили порцию улыбок и хорошего настроения. -
Психология атналыгы
24.04.2024
Мәктәбебездә психология атналыгы игълан ителде. Тематик атна чикләрендә ачык тренинг дәресләр, акцияләр, сыйныф сәгатьләре һәм төрле чаралар узачак.
Әлеге уңайдан атна башын “Кәефен ничек” акциясе белән башланып китте. Укучыларыбыз узләренең кәефләрен тасвирлап курсәтте, уен формасында психологтк тренинг уткәрелде -
Туган телем сагында
24.04.2024
Бүген башлангыч класс укучылары “Мулла чишмәсе”нә сәяхәткә барып кайттылар. Әлеге урынга алар бик теләп йөриләр, тәмле салкын суыннан авыз итәләр. Кушлавыч авылы тарихы турындагы язмалаларны укыганда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай, туганнары һәм аның исеме белән бәйле билгеле шәхесләр бу чишмә суыннан авыз иткән.
Г.Тукайның җиде буын бабалары Кушлавыч авылы мәчетендә мулла вазыйфасын башкарган һәм үз нигезләренә якын чишмәне карап, чистартып торган. Аеруча, Габдулланың бабасы Мөхәммәтгалим мулла чишмәне төзек итү өчен күп көч куйган. Авыл халкы аны хөрмәт иткән һәм бу чыганакны “Мулла чишмәсе” дип атаган. Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә нәни Габдуллаҗанны әлеге бик күп догалар укылган чишмә суы белән коендырган.
Г.Тукайның әнисе ягыннан булган Зиннәтулла бабасы да Кушлавыч авылы мәчетенә мәэзин итеп билгеләнгәч, шушы чишмәне карап тора һәм суыннан файдалана. 1894 нче елда Җаек шәһәренә әтисненең туганнары тәрбиясенә китәр алдыннан һәм 1907 нче елда солдатка каралырга кайткач, Габдулла Тукай бабасы хөрмәтенә аталган “Мулла чишмә”се суын эчеп, туган ягы белән саубуллашып китә.
2018 нче елның 26 апрелендә яңартылган чишмәне ачу тантанасы булды. Чишмәне төзекләндерүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Таттелеком” оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үз өлешен кертте.
Бүгенге көндә авыл халкы әлеге чишмә суын бик ярата, аны тәртиптә тота. -
Туган телем сагында
23.04.2024
"Туган телем сагында" атналыгы- Тукай атналыгы. Укучылар белән музейда "Кем ул Г.Тукай?" темасына җанлы әңгәмә үткәрдек.
-
Без срока давности
22.04.2024
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә
1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты була.
Буген мәктәбебездә әлеге тарихи көнгә багышланган класс сәгате үтте. Ахырдан укучылар видеофильм карадылар, фикер алыштылар. -
Язгы өмә - Субботник
22.04.2024
Бүген мәктәп коллективы, укучылар һәм мкзей хезмәткәрләре белән зиратта өмә оештырдык. Шагыйрь Г.Тукайның әтисенең каберен тәртипкә китердек.
#ЭКОВЕСНА2024 -
Субботник
20.04.2024
Әйләнә-тирәне чистарту өмәсендә тырышып эшләдек.
-
Каен бөресе җыю
19.04.2024
Күңел табигатькә ашкына. Халык табиблары исә язгы табигатькә чыгу ул матурлык белән хозурлану гына түгел, ә беренче язгы бөреләрне дә җыя торган чак, ди. Аларның әйтүенчә, бөреләрдәге биологик актив матдәләр организмдагы барлык алмашу процессына стимул булып тора. Халык медицинасында каен бөресен элек-электән кулланалар. Аның бәвел кудыру, шешенүләргә һәм төрле ялкынсынуларга каршы тору сәләте билгеле. Каен бөресе шулай ук салкын тигәндә, ютәлдән, паразит суалчаннардан килешә.
Ел саен укучыларыбыз каен бөресе җыюда актив катнаша. Әлеге чара белән алар кешегә никадәр файда китерәләр. -
Янгын куркыныч нәрсә...
18.04.2024
Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт, ләкин һәр ел фасылындагы шикелле, яз көне дә төрле хәвеф-хәтәрләр саклап тора. Нәрсәләр язгы чорда аеруча куркыныч соң?
Әлеге сорауга җавп бирү очен мәктәбебез укучыларына “Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы” дигән темада инструктаж дәрес уткәреп, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек. Ут белән уйнау яки саксыз эш итү нинди бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин икәнен анлатып, видеоматериаллар ярдәмендә тәрбия-белем бирелде. -
ЭКОВЕСНА
17.04.2024
Уборка прилегающей территории
#ЭКОВЕСНА