Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Тау шуу кызыклы, ләкин сак бул!
11.01.2024
Кыш үзенең кызыклы уеннары, чана, чаңгы, тимераякта шуу белән кадерле ел фасылы. Ләкин аның үз куркынычлары да бар. Шуңа күрә дә балалар иминлек кагыйдәләрен үтәргә тиешләр. Бүгенге тәрбия сәгатендә укучыларга үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләдек. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге, яктылык кайтаргычларның һәрвакыт киемнәрендә булырга тиешлеге аңлатылды.
-
Профилактик әңгәмә
10.01.2024
Бүген мәктәбебез 3нче чирекне кышкы чорда юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре һәм “Террорчылык: куркынычсызлык кагыйдәләре” дип исемләнгән мәгълумати сәгать белән башлап җибәрде. Укучыларга террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләп киттелде һәм юл йөру кагыйдәләре искэ тошерелеп ата-аналар чатына танышу очен мәгълумат булдырылды.
- 3 нче чирек башланды 08.01.2024
-
Яңа елны көткәндә
24.12.2023
Мәктәбебездә яңа ел алды шатлыклары. Урамнарны, залларны бәйрәмгә матур итеп бизәдек. Укучыларыбыз, укытучылар бик тырышты. Афәрин! Яңа еллар бары тик тынычлык, бәхет-шатлыклар гына алып килсен!
-
"Чыршыга уенчыклар" бәйгесе
23.12.2023
"Чыршыга уенчыклар"бәйгесендә укучыларыбыз бик теләп катнаша.
-
ГТО нормалары тапшырдык
22.12.2023
Мәктәп укучылары хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш.
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм яклауга әзер (ГТО)» максатлары - үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау.
Безнен мәктәп укучылары да әлеге нормативларны ел саен тапшырып киләләр. Бу елны да кочләрне сынап, физик әзерлекне тикшереп ГТО номаларын тапшырдык. -
Орлята России
22.12.2023
"Россия бөркетләре" ("Орлята России") балалар оешмасы һәрбер чарада актив катнаша. Бүген укучылар өстәл уеннары уйнадылар. Ике командада да укучылар актив булдылар. Дуслык җиңде.
-
Туган телем сагында
21.12.2023
"Туган телем сагында" акциясе атналыгы дәвам итә. Бүген укучылар "Бәби карау" йоласы белән таныштылар.
-
Все решают знания
21.12.2023
18 декабрьдә безнең мәктәптә "Барысын да белем генә хәл итә"(«Всё решают только знания») төбәк акциясе оештырылды. Акциянең төп бурычы - 9 нчы сыйныф укучыларын БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә бурычларны хәл итүдә көчләрне сынап карау да. Аудиториядә өстәмә оештыручылар сыйфатында 8 нче сыйныф укучылары җәлеп ителде.
-
"Яңа елны көтәбез"
20.12.2023
Яңа ел – иң шатлыклы, якты, иң яраткан һәм күңелле бәйрәм. Өлкәннәр дә, балалар да аны түземсезлек белән көтә. Яңа ел рухы мәктәбебездә көннән-көн ныграк сизелә. Мәктәп ишегалдын яңа ел сыннары белән бизәдек. Мәктәп эчке бизәлеше дә бик матур булып укучыларга бәйрәм шатлыгы өсти.