Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Атналык дәвам итә. 15.03.2017

Химия, биология кысаларында «Кызыклы зоология» дип исемләнгән телдән журнал үтте. Кичә барышында укучылар хайваннар турында кызыклы мәгълуматлар сөйләделәр, сирәк калган хайваннарны саклау юллары турында фикер алыштылар. Кичә кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Химия, биология кысаларында 9 нчы класс укучылары химиядән “Селтеле металлар, химик үзлекләре, кулланылышы” темасына ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес барышында укучылар селтеле металларының үзлекләрен, кушылмаларын, кулланылышын өйрәнделәр.
-
Атналык. 14.03.2017

Мәктәбебездә химия, биология атналыгы башланды. 6 нчы сыйныф укучылары “Яшь ботаниклар” бәйгесе үткәрделәр. Алар үсемлекләрнең класслары һәм семьялыклары буенча белемнәрен сынадылар.
-
Бию түгәрәгендә. 13.03.2017

Дәрестән тыш чараларда укучылар бик теләп шөгыльләнәләр. Бүгенге бию түгәрәгендә укучылар белән яңа заманча төрдәге бию өйрәндек. Әлеге бию түгәрәккә йөрүче баларга бик ошады.
-
Инглиз теле атналыгы. 11.03.2017

Инглиз теле атналыгы кысаларында мәктәбебездә төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп тә ярыштылыр, инглизчә җырлар да җырладылар, шигырьләр дә сөйләделәр. Һәр классның ишегенә беркетелгән биремнәр буенча серле кешене эзләп табу укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
-
Очрашу. 11.03.2017

10 нчы мартта Арча агросәнәгать көллияте укытучылары һәм укучылары бик җанлы һәм файдалы очрашу үткәрделәр. Алар укучыларыбызга көллиятнең тормышы турында кызыклы итеп сөйләделәр, нинди белгечлекләр буенча белем бирүләрен аңлаттылар. Укучыларыбызның сорауларына теләп җавап бирделәр. Очрашу бик файдалы булды.
-
“Татар халык әкиятләре” . 10.03.2017

Китап – һәр кешенең якын дусты, ул һәркемгә дә кирәк. Китапны саклап тотарга кирәк. Китапны эшләп чыгаруда бик күп кешеләр хезмәт куя. Китап өчен башта кәгазь эшлиләр. Китап басучылар аерым битләрдә китапны бастыралар. Аннан соң битләрен ябыштыралар, төплиләр. Рәссамнар китапны бизиләр. Кәгазьне иң элек Кытайда ясый башлаганнар. Кәгазь эшләп чыгару зур хезмәт сорый торган авыр эш булган. Өстәвенә, китапларны кулдан гына күчереп язганнар. Шуңа күрә китап гаять кыйммәтле байлык саналган. Аны зиннәтле тартмаларда саклаганнар. Китап басу машиналары барлыкка килгәч, кәгазь җитми башлаган. Шуннан соң кешеләр кәгазьне агачтан ясап караганнар һәм бу ысулны уңай дип тапканнар. Менә шул заманнан бирле кәгазьне агачтан ясыйлар.Без китапның матур рәсемнәренә карап сокланабыз, кызыклы әкиятләрен укыйбыз. Бүген без китапханәгә яңа кайткан “Татар халык әкиятләре” китабы белән таныштык, аның кушымтасы булган дисктан мультфильм карадык. Ул безгә бик ошады.
-
Сәрдәбаш мәктәбендә – гаилә бәйрәме. 09.03.2017

Балаларның да, әти – әниләрнең дә гомергә исләрендә калсын дип, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә, 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне , язның беренче бәйрәме - 8 нче Март уңаеннан гаилә бәйрәме узды. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була . Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Биедек тә, җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап алдык, матур көйләр көйләдек.
Әни – Әти! Җир йөзендәге иң якын, иң изге сүзләр.Кадерле кешеләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
-
8 март бәйрәме. 08.03.2017

Көннең яктылыгы кояшта, кукнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гузәллеге хатын-кызларда.
8 март- язның беренче бәйрәме, халык-ара хатын кызлар көне. Шушы матур бәйрәмгә багышлап 7 март көнне мәктәбебездә "Язгы могҗиза" дип исемләнгән кичә узды. -
Күңел җылыбызны биреп ясаган бүләк. 07.03.2017

Нинди генә бәйрәмнәр юк бу дөньяда. Яңа ел, Сабантуй дисеңме, Белем бәйрәме, Укытучылар көне дисеңме, саный китсәң аларның очына чыга алмыйсың. Тик барлык бәйрәмнәр арасында куңелгә иң якыны һәм зур түземсезлек белән көтеп алына торганы ул 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнедер, минем уйлавымча. Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит. Әлеге бәйрәм безгә янәдән әниләребезне, дәу әниләребезне, апа-сеңелләребезне наз-яратуыбызга күмәргә, җылы котлау сүзләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Носы төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләренә, әбиләренә үз куллары белән “Бәхет агачы” ясадылар. Үз кулларың белән күңел җылыңны биреп ясаган бүләкне кадерле кешеләреңә тапшыруы нинди зур куаныч бит ул! Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз. Кешелек дөньясына ямь бирүче елмаюыгыз белән - күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән ак юл күрсәтүче сөйкемле хатын-кызлар, кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.
-
Бүләкләр әзер. 06.03.2017

Алмадык сатып бүләкләр,
Без үзебез ясадык.
Үзең хезмәт куйган әйбер
Зур бүләк дип санадык.
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары әниләргә бүләк итү өчен кулдан эшләнмәләр ясадылар. Укучыларның теләкләре бер: әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!
















