Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Настольный теннис. 24.03.2017

24 марта 2017 года в спорткомплексе ДСЮШ Арча прошло открытое лично- командное Первенство Арского муниципального района по настольному теннису среди юношей и девушек 2002-2004, 2005 г.р. и моложе. В соревнования приняли участие более 10 школ. Команда нашей школы заняла 3 место среди команд 2002-2004 г.р. и 3 место среди команд 2005 г.р. и моложе. Сагитова Н. заняла 2 место среди девушек 2005 г.р. и моложе. Поздравляем! Желаем успехов в следующих соревнованиях!
-
“Яз килә - Нәүрүз килә”. 22.03.2017

21 нче март көнне Сәрдәбаш авылында мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме – өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Безнең бәйрәмнең иң төп герое - Нәүрүзбикәне Убырлы карчык үз өенә йозак белән бикләп куя. Ә ачкычын кулъулыкка төйнәп, кесәсенә сала. Ләкин Убырлының тишек кесәсеннән ачкычы төшеп кала һәм аны балалар табалар. Әмма ул гади яулык түгел, бик тиз генә чишелми. Аны чишү өчен балаларга күп көч куярга кирәк була. Җырлап – биеп, уйнап көлеп, төрле биремнәр үтәп, кулъяулыкның күңелен күрәләр. Шуннан соң кулъяулык чишелә, ачкычны алып Нәүрүзбикәне коткаралар. Нәүрүзбикә буш килмәгән - язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килгән. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр тәмле коймак белән чәй эчеп, “карга” боткасыннан авыз иттеләр. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Нәүрүз котлы булсын! 21.03.2017

Яз ул- табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз- барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз- яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендә һәрнәрсә, гап-гади генә үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Шулай ук һәр җан иясе, һәр тереклек заты яз көнендә аеруча җанлана, канатлана. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Элек заманнарда безнен бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яна ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме диеп атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган. Олыларга бүләкләр биргәннәр.Бүген авылыбызда укучылар, авыл халкы катнашында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә күңелле уеннар уйналды, Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынашты, матур теләкләр теләнде. Бәйрәм тәмле коймак белән чәй эчеп тәмамланды.Нәүрүз бәйрәме тарихның үзе кебек үк борынгы, безнең көннәргә ерак гасырлардан килгән. Ул халкыбызның озын-озын юллар узуын, озын гомерле икәнен исебезгә төшерә сыман. Югалтканны яңадан табуга тиң бу. Кабат югалтмыйк инде без аны. Нәүрүз- яз бәйрәме. Яз кебек һәрчак кабатлансын, бөтенләйгә кайтсын иде ул безгә. Нәүрүз котлы булсын!
-
“Неопалимая купина”. 20.03.2017

Янгын куркынычсызлыгы буенча район күләмендә үткәрелгән “Неопалимая купина” бәйгесендә мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Абдуллин И. Һәм 8 нче класс укучысы Заһидуллина И. I урынны алдылар. Әфәрин, укучылар! Алга таба уңышлар телибез.
-
Ура, каникул! 18.03.2017
Укучы каникуллар вакытында түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш:- Ел фасылына һәм һава торышына карап уңайлы итеп киенергә
- Юлларда, машиналар йөри торган урыннарда уйнамаска
- Олылардан башка елга-күл тирәләренә бармаска, суга яки боз өстенә кермәскә
- Юл аша чыкканда юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә
- Өйдә электр приборлары һәм газ белән сак эш итәргә, игътибарлы булырга, шикле исләр килгәндә шундук өлкәннәргә хәбәр итәргә
- Таныш булмаган кешеләрдән әйбер алмаска, белмәгән кеше машинасына утырмаска
- Биек урыннарда яки түбәдән нәрсә булса да төшү ихтималы булган урыннарда уйнамаска
- Үзеңнең сәламәтлегең һәм иминлегең турында кайгыртырга
-
Әти-әниләр җыелышы. 17.03.2017

17 нче март көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта өченче чирек нәтиҗәләре, йомгаклау аттестациясенә әзерлек, хокук бозуларны кисәтү буенча укучы, әти-әни, мәктәпнең эшчәнлеге нәтиҗәләре темасына чыгышлар тыңланды. Фикер алышуда әти-әниләр актив катнашты.
-
Бөтенроссия экологик дәрес. 17.03.2017

Мәктәбебездә “Сделаем вместе” дип исемләнгән Бөтенроссия экологик дәрес үткәрелде. Укучыларыбыз белән көнкүреш калдыкларын кабат эшкәртү проблемасы турында фикер алыштык.
-
“Әлифба” бәйрәме. 16.03.2017

Тышта матур яз җиткәндә
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә.
Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучылары барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Аларны беренче зур җиңүләре белән котлыйбыз. Бәйрәмебез котлы булсын!
-
Олимпиадага әзерлек. 16.03.2017

Фәннәр буенча олимпиадага әзерлек дәвам итә. Укучылар алган белемнәрен, гомумиләштерәләр, системага салалар.
-
Информация.
15.03.2017
Информация о порядке подбора количестве выделяемых мест на смены и направления детей в Центры («Орленок», «Смена», «Океан», «Артек») (далее – Министерство) размещена на официальном сайте Министерства образования и науки Республики Татарстан http://mon.tatarstan.ru/rus/organizatsiya-otdiha-ozdorovleniya-i-zanyatosti.htm
















