Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
“Бүгенге көн герое кем ул” 11.02.2017

Батыр кем ул? Батырлыкның юлы кайчан, кайдан башлана? 9 нчы сыйныф укучылары шушы сорауларга җавап эзләделәр. Алар хәрби – патриотик айлык кысаларында “Бүгенге көн герое кем ул” дигән класс сәгате үткәрделәр. Тыныч тормышта да башкаларның гомерләрен саклап һәлак булган яшь геройлар турында сөйләделәр. Данил Садыков, Женя Табаков, Висхан Висхановның батырлыклары дөньяны сокландыра.
Кыл яхшылык кешеләргә -
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны ,
Кулың суз да коткар,
Сагыш- моңга таручыны .
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
-
“Законнар ни сөйли?” 11.02.2017

Җәмгыятьнең үзенең законнары бар. Укучылар да бу законнарны белергә тиеш. 10 февраль көнне 8 класста “Законнар ни сөйли?” дигән темага Парламент сәгате үтте. Укучылар илебезнең законнары кайда тууы, кемнәр тарафыннан кабул ителүе, аларның гамәлгә кертелүе турында белемнәрен киңәйттеләр. Класс сәгатендә һәр кешенең хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмә үткәрелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре турында мәгълүмат бирелде.
-
Һәйкәл чистарту. 11.02.2017

Сәрдәбаш укучылары һәйкәлне чистартуда үзләренең зур өлешләрен керттеләр.
-
Кыюлар кемнәр алар? 10.02.2017

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 3 нче классларда “Кыюлар кемнәр алар?” дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатендә укучылар герой-пионерлар белән таныштылар, аларның тормыш юллары, сугыш чорында нинди батырлыклар эшләүләре турында белделәр.
-
“Дәүләт символлары”. 10.02.2017

Дәүләт символлары гади түгел,
Күмелгәннәр данга, шөһрәткә
Күз карасыдай саклап аларны,
Горур атларбыз без киләчәккә.
Хәрби – патриотик айлык кысаларында 5 нче классларда “Дәүләт символлары” дип исемләнгән Парламент дәресе үтте. Укучылар Татарстан Дәүләт символикасы турында булган белемнәрен тирәнәйттеләр, символикада бирелгән һәрбер билгенең мәгънәсенә төшенделәр. Дәүләт символларын саклауны безнең бурыч икәнлеген аңладылар.
-
Возложили венок. 10.02.2017

В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания в МБОУ «Нусинская ООШ» проводятся мероприятия, посвященные различным значимым датам. Одним из мероприятий является посещение места захоронения воина-афганца Габделхаева Х.Г.. Учащиеся школы приняли активное участие в уборке снега места захоронения воина-земляка, возложили венок.
-
“Без бергә”- фестивале дәвам итә. 09.02.2017

Балалар иҗатының “Без бергә” дип исемләнгән Республикакүләм фестиваль – конкурсының мәктәп туры дәвам итә. Бүген 9 нчы февраль көнне мәктәбебез укучылары әлеге конкурсның “Аерым җыр” номинациясе кысаларында үзләренең көчләрен сынадылар. Әхмәтова Ә., Николаева Р.,Әхмәтов И., Яруллина Э., Латыйпова Ч. чыгышлары жюри әгъзаларына аеруча да ошады.
-
“Үткәнгә алга”. 09.02.2017

Мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. 8 класста “Үткәнгә алга” дигән акция кысаларында “Сугыш еллары кораллары” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар сугыш елларында файдаланылган утлы кораллар турында презентация карадылар. Үзләре ясаган агач мылтыклардан күргәзмә оештырдылар. Бу турыда фикер алышу үткәрелде. Тәрбия сәгате “Сугышлар яңадан кабатланмасын, илебез күге тыныч булсын!” дигән теләк белән тәмамланды.
-
“Без бергә”. 08.02.2017

Бүген, 8 нче февраль көнне мәктәп күләмендә "Без бергә" конкурс – фестивале үткәрелде. Укучыларыбыз үз көчләрен “нәфис сүз” номинациясендә сынап карадылар. Шигырьләр табигать, туган як темаларын чагылдырды. Вәлиуллин Р., Егорова А., Төхфәтуллина Э., Заһидуллина И. чыгышлары аеруча матур дип табылды.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 07.02.2017

Хәрби-патриотик айлык уңаеннан башлангыч классларда "Нәрсә ул батырлык?" темасына рәсем конкурсы үтте.
















