Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
9 класс укучылары белән җыелыш. 20.01.2017

9 класс укучылары һәм ата-аналары белән берлектә класс җыелышы үткәрелде. Җыелышта экзамен бирүче укытучылар укучыларның имтиханнарга әзерлекләре турында сөйләделәр. Имтиханнарны уңышлы тапшыру турында фикер алыштылар.
-
Теләктәшлек ярминкәсе. 19.01.2017

Апаз урта мәктәбендә үткәрелгән “Теләктәшлек ярминкәсен” дә катнаштык. Әлеге ярминкәдә укучылар үз куллары белән ясаган кул эшләрен тәгъдим иттеләр.
-
“Кошлар –безнең дусларыбыз”. 18.01.2017

Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр hәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч,
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар. -
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Тапкырлар, зирәкләр”кичәсе. 17.01.2017

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Тапкырлар, зирәкләр”кичәсе оештырылды. Укучылар башваткычлар, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр. 1класс укучыларына игътибарлык һәм хәтер үстерү уеннары ошады. Балалар үзара матур итеп аралашырга өйрәнделәр.
-
"Eurovision 2017". 16.01.2017

14 января в МБОУ "Нусинская ООШ" состоялся конкурс песни "Eurovision 2017". Все ребята активно участвовали в программе, 2-4 классы поставили сказку репка на английском языке, 5-9 классы показали свое мастерство в знании английского языка и соревновались исполняя песни.
-
Искечә яңа ел. 14.01.2017

Безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә. 13 гыйнвар кичендә дә Носы мәдәният йорты каршына куелган чыршы янында Носы халкы гөр килеп искечә яңа елны каршы алды. Мәктәбебез укытучылары, үзешчәннәребез берсеннән-берсе матур җырлар, күңелле уеннар белән халыкны ял иттерде. Бәйрәм чарасына җыелган олысы, кечесе дә рәхәтләнеп биеде, күңел ачты ул көнне. Уеннарда катнашып, өйләренә бүләк белән кайтып китүчеләр дә булды. Чыршы тирәсенә җыелган халык яңа ел имин булсын, байлык-муллык алып килсен, дип теләде.
-
Педагогик киңәшмә. 13.01.2017

13 нче январь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә булды. Киңәшмәдә ноябрь педагогик киңәшмәсе карарлары үтәлеше, дәресләрдә укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү, имтиханнарга әзерлек, олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре, II чирек йомгаклары һәм алда торган бурычлар, хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.
-
Грипп – куркыныч чир. 12.01.2017

Бүген классларда сәламәтлек темасына әңгәмәләр үтте. Балаларга грипп һәм аны кисәтү чаралары турында аңлатылды. Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога. Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата. Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый. Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә.Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә. Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк. Витаминнар күбрәк ашагыз. Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан сакланыгыз.Салкын тидермәгез.Авыру янына битлек киеп керегез. Авырып китүчегә күп ите сыеклык эчертергә, ютәлләгәндә һәм төчкергәндә авыз-борыныгызны бер тапкыр кулланучы кулъяулыклар белән капларга, аннары аларны юк итәргә кирәк. Онытмагыз инфекцияне кисәтү өчен табыныгыз бал, карлыган вареньесы, сарымсак, суган, лимон, җиләк-җимеш, тозлы кәбестә кебек ризыкларга бай булырга тиеш.
-
11 гыйнвар – Бөтендөнья “Рәхмәт” көне. 11.01.2017

Бүген дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз – “Рәхмәт” көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: “спасибо”, “grazie”, “danke”, “thank you”, “merci”…Шул уңайдан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә “Рәхмәт әйтик” акциясе уздырылды. “ Кешеләргә күңел җылыбызны бүләк итик” девизы астында узган бу чарада укучылар бер – берсенә, укытучыларга, техник хезмәткәргә үзләренең рәхмәтләрен белдерде. Акция көне буена дәвам итте. Дәресләрдән соң “Рәхмәт” ләр авыл халкына таралды.
-
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 10.01.2017
Нәрсә дигән әле безнең бөек Тукаебыз? “Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул...” – бу сүзләр юл кагыйдәләрен өйрәнүгә дә туры килә. Чыннан да, балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү мөһим. Укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен куллана белү күнекмәләрен формалаштыру, юл йөрү кагыйдәләренә һәм юл билгеләренә, юл инспекторлары эшенә карата кызыксынучанлыкны арттыру, балалар һәм ата-аналарның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән юл йөрү билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап торабыз.
















