Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Саф һавада уеннар" 24.04.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
"Котлыйбыз!" 20.04.2023

РЕСПУБЛИКАНСКИЙ КОНКУРС«ВАТАН БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ! ТУКАЙ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ» - «ГОРДИМСЯ РОДИНОЙ! ГОРДИМСЯ ТУКАЕМ!»Чын күңелдән балаларны котлыйбыз! Алдагы бәйгеләрдә уңышлар теләп калабыз!
-
"Чишмәләрне саклыйк!" 19.04.2023

Бүген балалар белән авылыбызның балалар бакчасына якын булган чишмәсенә экскурсиягә бардык. Тирә-ягын чистарттык, чүпләрдән арындырдык. Аз булса да үзебезнең хезмәтебезне керттек. Безгә чишмәләрне карап, саклап торганда гына аның суы тәмле була.
-
Дидактик уен "Яртысын тап" 17.04.2023

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк.Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
"Экологик чара" 14.04.2023

Бакчабызга Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Ашыт дәүләт табигать тыюлыгы белгече Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы кунакка килделәр. Тәрбиячебез Хусаенова Р. Н. кызы балалар белән берлектә "Җир шары буйлап сәяхәт" дип аталган ачык эшчәнлек күрсәттеләр.Балаларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
"Бездә кунаклар" 14.04.2023

Табигатьне саклау- безнең бурыч.Моның турыда без кечкенәдән үк өйрәнеп үсәбез.Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Ашыт дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре кечкенәләр төркемендә кунакта.
-
"Сыерчык оялары ясадык" 14.04.2023

Безнең бакчабызда да балалар кошларның үз туган якларына кайтуларын көтеп алдылар. Алар кайтуга, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр.Әтиләр,бабайлар һәм дәү әтиләребезгә бик рәхмәтлебез: алар бик тырышты. Ә безнең балалар өчен бу бик зур вакыйга булды: кемдер ояны ничек ясаганын, кемдер әтисенең ничек итеп ояны биеккә куйганын, кемдер үзенең оясының иң матуры булуын сөйләде.
-
"Сынлы сәнгать( рәсем)" 13.04.2023

Тема:"Самолет болыт аша оча"
Максат:Балаларны рәсемдә болытлар аша самолет очканлыгын рәсемләү, уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү, чисталык тәрбияләү. -
"Космонавтика көне!" 12.04.2023

1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.
СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. Шулай ук, ул көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләнә. -
"Әбием әкиятләре" 11.04.2023

Әкиятләр тыңларга бик яратабыз.Апалар белән бергәләп үзебез дә сөйләргә өйрәнәбез.











