Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Балаларны котлыйбыз!" 01.06.2023

Балаларны яклау көне!
Матур бер бәйрәм бүген.
Кара болыт капламасын,
Баланың аяз күген.
Шатлык нуры бөркеп торсын,
Һәрчак аның күңеле.
Кирәксезгә яшь түкмәсен,
Тыныч булсын йөрәге.
Яшәсен барлык бала да,
Имин,матур тормышта.
Күкрәп үтсен балачагы,
Ата-ана назында.
Кителмәсен күңелләре,
Сау-сәламәт булсыннар.
Йөзгә кызыллык китерми,
Гомер юлын узсыннар! -
"Саф һавада уеннар" 31.05.2023

Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Саф һавада булу, бала организмының тышкы тирәлекнең начар йогынтысына һәм авыруларга каршы тора алуына булышлык итә. Уеннар балаларның яшенә карап сайлана. Төп бурыч - хәрәкәт активлыгын арттыру, яңа хәрәкәтләр белән баету,тизлек, җитезлек, чыдамлылык сыйфатларын үстерү, иптәшләре белән уңай мөнәсәбәт булдыру.
-
"Рәсем ясарга яратабыз!" 31.05.2023

Шәхес формалашу процессында шактый зур рольне сәнгать биләп тора.Ул кешенең рухи дөньясын, әхлакый сыйфатларын формалаштыра, мораль һәм эстетик кыйммәтләрен билгели.Рәсем эшчәнлеге тыгыз рәвештә шәхес үсеше белән бәйле. Рәсем ясаганда аерым функцияләр -үзләштерү, хәтер, игътибар, фикерләү генә түгел, шәхес үзе дә катнаша.
-
"Китап- белем чишмәсе" 30.05.2023

Балалар төсле, матур рәсемле китапларны карарга бик яраталар.Мәктәпкә әзерлек төркемендәге кайбер балалар инде укый да беләләр.Бүген алар авылыбыз китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Гөлчәчәк апалары белән яңа китаплар карадылар, матур шигырьләр укыдылар.
-
Чыгарылыш 2023! 29.05.2023

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар.
Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.


-
"Татар халык уены- "Әбәкле" 26.05.2023

Бүген дусларыбыз белән бергәләп саф һавада хәрәкәтле татар халык уеннары уйнадык.
-
"Без кунакта" 25.05.2023

Авылыбыз китапханәсендәге "Балачак-бәхет иле" дип исемләнгән яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштык.
-
"Канәфер чәчәге" 24.05.2023

Традицион булмаган алым ярдәмендә чәчәк атучы канәфер образы тудыру, буяуларны кушмыйча төсләрне куллану.
-
"Котлыйбыз!" 23.05.2023

Балаларыбызның уңышлары. Районкүләм бию бәйгесендә безнекеләр беренче.Молодцы, кызлар!
-
"Сюжетлы-рольле уеннар" 22.05.2023

"Кибет".Сюжетлы-рольле уеннарны без бик яратып уйныйбыз./"Магазин".Мы очень любим сюжетно-ролевые игры.











