Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Саф һавада уеннар" 04.05.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
"Котлыйбыз!" 03.05.2023

Тәрбиячебез Галиуллина Алинә Фидаэль кызын чираттагы уңышы белән котлыйбыз!
-
"Йолаларыбызны искә төшерәбез" 02.05.2023

Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә борынгыдан килгән "Карга боткасы" йоласын үткәрдек.Балалар бик теләп төрле ярмалардан пешергән боткадан авыз иттеләр, татар халкының матур җырларын җырладылар, күңелле һәм мавыктыргыч уеннарын уйнадылар.
-
"Бәйрәм белән!" 01.05.2023

Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскэ керде җиһан
Матурлыкка төренеп. -
"Каен бөресе җыйдык" 28.04.2023

Каен бөресе җыю акциясендә актив катнаштык. Бөтен күңелен биреп, иң күп җыючылар да билгеле булды. 27 апрель көнне бакчабызда җыелган каен бөреләрен шартларына туры китереп Арча мәгариф идарәсенә тапшырдык һәм нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез. Каен бөресен җыюда үз өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Любим играть! 27.04.2023

Новая игра- радость для детей.
-
"Бездә кунак" 27.04.2023

Бүген бездә авылыбыз китапханәчесе Гөлчәчәк апалары кунакта. Ул балаларны китапханәдәге яңа китаплар белән таныштырды. Тукайның матур шигырьләрен укыды.
-
"Тукай туган көн" 26.04.2023

Бүген, 26 апрель көнне бакчабызда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип аталган шигърият бәйрәме узды.Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасының күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.
-
"Балаларга бик ошады" 26.04.2023

Габдулла Тукай әкиятләре геройлары Су анасы белән Шүрәле кечкенәләр төркемендә кунакта булдылар.
-
"Поздравляем!" 25.04.2023

Районный танцевальный конкурс "Каблучок". Ура! У нас 1 место!











