Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
"Районкүләм семинар" 21.02.2023

Бүген безнең бакчабызда“Халкым минем күп милләтле, һәрбер милләт аның гөле “ дип исемләнгән районара семинар узды.Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү, телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша чагылдырдык.Башка милләт халыкларының уеннарын балалар белән бергә уйнадык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, мари телеме, туган тел ул- һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.
-
Праздник "Масленица" 20.02.2023

В 2023 году Масленицу празднуют с 20 по 26 февраля.Первые три дня (понедельник, вторник, среда) называют Узкой Масленицей. В 2023-м она выпадает на 20, 21 и 22 февраля. Остальные дни масленичной недели (с четверга по воскресенье) — это Широкая Масленица, которая пройдет с 23 по 26 февраля.Основные гуляния и кульминация праздника наступает в последний день Масленицы — 26 февраля. В православии это также Прощеное воскресенье или Сыропустная неделя.Сразу же после Масленицы, в понедельник, 27 февраля, у православных верующих начинается Великий пост.Масленица — языческий праздник у восточных славян, который символизировал переход зимы в весну. У западных и южных славян Масленице соответствовал польский Запуст и болгарский Кукер. Во время гуляний люди совершали ритуалы, которые, как они верили, способствовали «смерти» зимы и помогали богатому урожаю. Со временем традиции видоизменились и превратились в массовые гуляния. На Масленицу строили горки (катки), катались на лошадях, сооружали снежные городки.
-
"Сәламәтлек -зур байлык" 17.02.2023

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш. Кечкенәләр төркеме белән физик, хәрәкәтле уеннарның сәләмәтлек өчен бик файдалы икәнен өйрәндек.
-
Сәйдәне Туган көне белән котладык! 16.02.2023

Бүген чын күңелдән Сәйдәне Туган көне белән котладык. Балалар белән бергәләп "Ак калач" җырладык, матур теләкләр теләдек. Сәйдәнең исән сау, сәламәт, бәхетле, озын гомерле булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.





-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне! 15.02.2023

Бүген 15 февраль Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Муса Җәлил – татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Муса Җәлилнең тууына 117 ел уңаеннан бакчабызга мәдәният хезмәткәрләре килделәр. Алар белән берлектә шагыйрьнең шигырьләрен, җырларын башкарып, матур кичә уздырылды.
-
"Муса Җәлилнең туган көне" 15.02.2023

Бүген 15 февраль Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Муса Җәлил – татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Муса Җәлилнең тууына 117 ел уңаеннан бакчабызга мәдәният хезмәткәрләре килделәр. Алар белән берлектә шагырьнең шигерьләрен, җырларын башкарып, матур кичә уздырылды.
-
"Суган утырту тәҗрибәсе" 14.02.2023

Без балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче эш итеп балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә бер савытка балчык салып, икенче савытка опилка салып суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба балалар тәрбияче ярдәме белән суганның үсешен күзәтәчәкләрен әйттеләр.
-
«Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» 13.02.2023

Күренекле педагог В.А.Сухомлинский «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Экологик тәрбия бирү үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк. Җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар арта гына барачак. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү – безнең изге бурычыбыз.Бакчабыздагы табигать почмагын балалар көн саен күзәтеп торалар.
-
"Муса Җәлил-герой шагыйрь!" 13.02.2023

М. Җәлил... бу исем һәр татар кешесенә яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты. М. Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. М. Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр, аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.Бакчабызда бу атнада М.Җәлил туган көне унаеннан аның иҗатына багышланган проект башланып китте.
-
“Каз өмәсе – авыл бизәге” 10.02.2023

Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме “Каз өмәсе” йоласы белән таныштыру, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр һәм биюләрен өйрәнү һәм башкару. Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның күңелләрен күтәрү.











