• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • Муницпальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76
Телефон: (884366) 50-1-10
E-Mail: dsnalasa.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Наласинский детский сад "
Руководитель: Гафурова Эльмира Рашатовна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр

Новости детского сада

Сыерчык оясы ясау.

Опубликовано: 12.03.2024

Сыерчык оясы ясау буенча иң беренчеләрдән булып абыйсы белән берлектә И.Зәлия тырышкан. Матур ояны ясап та килгәннәр!!!
Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне ел саен гадәткә керткән гаиләләр дә бардыр. Әйдәгез, күңелебез белән яхшылыкка омтылып, кулларыбызга такта, чүкеч алыйк әле.
Кирәкле әйберләр: такта, 4-4,5 сантиметрлы кадак, чүкеч, түгәрәк тишем ясау өчен махсус тишкеч (дрель).
Ояның үлчәме:
- такталарның киңлеген 2 сантиметрдан да ким алмыйк, юкса кошларга салкын булачак.
- ояның төбе – 10-15 сантиметрлы квадрат, биеклеге 30-35 см булырга тиеш.
- ояга керү-чыгу өчен тишемнең диаметры – 4,5-5 см, ә тишем белән төп арасы – 15-20 см.
Киңәшләр:
- Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар (сыерчык өчен “баскыч”) ясарга кирәк.
- Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
- Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга мөмкин.
- Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
- Аны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.



К списку новостей