Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Бер күрешү-бер гомер!" 10.04.2023

Хәрби операциядә катнашып,бүгенге көндә ялга кайткан Наласа авылы егете Шиһапов Илһам белән очрашуга быел беренче сыйныфка укырга керүчеләр мәктәпкә менделәр.Илһам абыйларын игътибар белән тынладылар, аңа зур уңышлар теләделәр.
Бу вакыйгалар тиз арада тәмамланып, барлык егетләрнең дә исән - сау якыннары янәшәсенә әйләнеп кайтуын теләп калабыз!!! -
"Борчакларыбыз үсә" 07.04.2023

Тәрәзә төбендәге язгы бакчабызда борчакларыбыз зур булып үстеләр.Балалар аларны көн саен күзәтеп, су сибеп торалар.Хәзер инде чәчәк атып, борчак булганын көтәбез.
-
"Кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге" 06.04.2023

Тема: "Диңгез"
Максат: Буяулар белән эшләү осталыгын камилләштерү, зәңгәр төсне аера белергә өйрәтү, дулкынлы сызыклар ясауда күнегүләр ясау, образлы фикерләүне үстерү, рәсем ясау осталыгын ныгыту. -
"Галәм киңлекләре" бәйгесе. 06.04.2023

"Балалар күзлегеннән галәм киңлекләре " кул эшләре бәйгесендә бакчабыздан Фазылҗанов Газиз, Мөхәмәтҗанов Ралиф, Садыйкова Эльвина, Гарифуллина Рәзилә катнаша. Балаларга уңышлар телибез.
-
"Бәйгедә катнашабыз!" 05.04.2023

"Балалар күзлегеннән галәм киңлекләре " кул эшләре бәйгесендә бакчабыздан Мифтахов Хәлим, Мифтахова Гөлназ, Мифтахова Гөлшат, Иванова Милана, Шакирова Сафия, Шакирова Зәринә катнаша. Балаларга уңышлар телибез.
-
"Язгы өмә" 04.04.2023

Безнең дә балалар бакчасы территориясендә өмә узды. Безнең коллектив бу чисталык марафонында актив катнашты.
Өмә-территорияне тәртипкә китерү генә түгел, ә коллектив эчендә рәсми булмаган шартларда аралашу өчен дә искиткеч ысул. Һәркем күтәренкелек һәм яхшы кәеф белән тулыланды! -
"Искиткеч матурлык!" 03.04.2023

Балалар тәрәзә төбендәге үсемлекләргә су сибеп, төпләрен йомшартып, аларның үскәннәрен күзәтеп торалар. Балаларга бик ошый. Алар бу эшне яратып башкаралар. Тәрәзә төбендә искиткеч матурлык.
-
"Тренировочные мероприятия" 31.03.2023

Тренировочные мероприятия по обработке алгоритма действий
-
"Март аенда туган көннәре булган балаларны котлыйбыз!" 31.03.2023

Март аенда туган көннәре булган дусларыбыз Халиуллин Райнурны, Мифтахов Хәлимне, Гайнетдинов Риназны, Гайнетдинова Камиләне чын күңелдән котлыйбыз. Аларга озын гомер, сәламәтлек, бәхетле балачак телибез.
-
"Иҗади эшләр" бәйгесе 31.03.2023

Бакчабыздан Кодирова Зәйнәб, Юнысов Әмир, Исхакова Зәлия Туган якны өйрəнү буенча«Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче Россиядә Педагог һәм остаз елы һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган
укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни - гамәли конференциясенең "Иҗади эшләр" юнәлешендә "Ватанны саклаучылар"темасына багышланган кул эшләре бәйгесендә катнашалар. Эшләрне бәйгегә тапшырдык. Балаларыбызга уңышлар телибез, нәтиҗәләрне көтәбез.











