Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән!!! 27.09.2023

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телии. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
-
"Китапханәдә кунакта!" 26.09.2023

Бүген өлкәннәр төркеме балалары авылыбыз китапханәсенә кызыклы да файдалы да очрашуга бардылар.Китапханәче Гөлчәчәк апалары аларга бик күп мавыктыргыч мәгьлүматлар җиткерде.
-
Конкурс рисунков 25.09.2023

Конкурс рисунков «Терроризм враг народа»
-
"Сулар сибеп торабыз" 22.09.2023

Табигатьнең аерылгысыз бер гүзәл почмагы булып, урман-кырларыбызны, иркен болыннарыбызны, йорт-җирләребезне, түгәрәк аланнарыбызны бизәп торучы гүзәллек чыганагы – ул чәчәкләр дөньясы. Җир йөзенә матурлык тарату белән беррәттән, алар кешелек дөньясына шифа бирүче дә, борчылган күңелләргә тынычлык өстәүче дә. Шуңа күрә чәчәкләрне саклау, аларга карата битараф булмау – һәркемнең изге бурычы!!! Һәр көнне чәчәкләребез шиңмәсен дип сулар сибеп торабыз.
-
"Әй,балачак,балачак!" 21.09.2023

Без – бэхетле, шат балалар,
Безнен уйнар, колэр чак.
Гел кунелле жырлар белэн
Узсын безнен балачак. -
"Әкияттә кунакта!" 20.09.2023

"Әкияттә кунакта!" атналыгында балалар үзләре яраткан әкият геройларын ясадылар һәм үзара фикер алыштылар. Әкиятләр безне бик күп нәрсәләргә : тәртипкә, дуслыкка, игътибарлы булырга өйрәтәләр.
-
"Без күзәтергә яратабыз" 20.09.2023

Балалар белән бакчабыз территориясендәге матур чәчәкләрне күзәтеп, кызыл, сары, акларын аерып алдык.
-
"Пожарная эвакуация- тренировка" 19.09.2023

Проводили тренировочную пожарную эвакуацию по отработке навыков действий в чрезвычайных ситуациях.
-
"Как тебя зовут?" \ "Исемең ничек?" 18.09.2023

Учимся играя писать свои имена.\ Уеннар аша үзебезнең исемнәрне язарга өйрәнәбез.
-
Абдулла Алиш әсәрләре турында белемнәрне тирәнәйтү 15.09.2023

Туган тел.Тема: "Абдулла Алиш иҗаты белән танышу"
Әниләрнең, олыларның сүзләрен тыңларга кирәк!
Сугышырга ярамый, дус-тату яшәргә кирәк!
Хезмәте каты – җимеше татлы!
Серне саклый белергә кирәк!
Менә нинди мөhим сүзләр ул! Онытмагыз, сез дә, истә тотыгыз!
Әйе, бик мөhим сүзләр! Ә бу сүзләрне Абдулла Алиш үзенең “Кем көчле?" , "Бал корты белән шөпшә" "Сертотмас үрдәк", "Куян кызы", "Каз белән Аккош", "Чукмар белән Тукмар", "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык", "Бикбатыр белән Биккуркак", "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек бик күп әкиятләре аша безгә җиткергән.Әдипнең әкиятләре безне яшәргә өйрәтә,тормышы үрнәк булып тора.
Бик авыр юлны сайлаган ул,
Кыю кичкән үлем даласын.
Яшь буыннар өчен маяк ул:
Рухландырыр балам баласын!











