Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Туган тел( грамотага өйрәтү) 24.10.2023

Туган тел( грамотага өйрәтү)
Тема:"(М) авазы М хәрефе"
Максат:1.(м)һәм(мь) авазларын ишетү һәм бер- береннән интонация белән аерып алу;
2. Балаларның үзләренә якын булган темага сөйләшүләрендә үткәннәрнең тәэсирендә чагылдырып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү;
3.Сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгында нечкәлеген саклап калып, башка авзлардан аерып әйтү күнекмәгән үстерү. -
Беренче карны күзәтү 23.10.2023

Кар яуганны күзлим күккә карап... Шулай балалар бүген матур итеп, шатланышып, кар яуганны күзәттеләр



-
Республикакүләм "Сөмбелә чибәре-2023" бәйгесе 20.10.2023

19 октябрь көнне балалар бакчаларына йөрүче балалар арасында районыбызда "Туган тел сагында" атналыгы кысаларында республикакүләм "Сөмбелә чибәре-2023" бәйгесе булып узды. Бәйгедә Саба, Балтач, Биектау районы балалары да катнашты. Барлыгы 34 конкурсант узләренең әзерләгән чыгышларын жюрига тәкъдим иттеләр.
Конкурсантлар арасында бездә тәрбияләнүче Шигапова Тансылу һәм аның дуслары бар. Алар 2 - нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!!!Алда зур уңышлар телибез!!!


-
"Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе!" 19.10.2023

Бакчабызда балалар өчен язылган китаплар "йорты" бар.Анда берсеннән берсе матур, кызыклы китаплар үзара дустанә мөнәсәбәттә "яши".Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.#Белим дисәң бик күпне, укы, дустым, китапны!!!

-
Сюжетлы-рольле уеннар! 18.10.2023

Режим моментларында рольле уеннар аеруча кызыклы уза.Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зурлар тормышына” әзерли.#Кечкенәләр төркеме чәй өстәле артында

-
Туган телем сагында" туган тел атналыгы 17.10.2023

"Туган телем сагында" туган тел атналыгы, балалар белән төркемнәрдә татар халык уеннарын оештыру.
Сандугачлар ,былбыллар,
Тургайлар парлы була.
Кем уенда парсыз кала-
Шундук җәзасын ала.
Максат: 1. Балаларны татар халык уеннары,аларның үзенчәлекләре,кагыйдәләре белән якыннан таныштыру.
2.Балаларның тәрбияче белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.
3.Туган илгә,милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү. -
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе 16.10.2023

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды.Бөтен дөнья «Татарча диктант» язды.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән. Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узачак. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узды.Диктантны трансляцияләү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узды.
“Татарча диктант” белем тикшерү акциясенә без дә кушылдык! -
Әтиләр көне белән! 15.10.2023

Кадерле әтиләребез һәм бабайларыбыз!
Бу атнаны, якшәмбе көнне илебездэ Әтиләр көне билгеләнеп үтелде. Сезнең җилкәләрегездә бөтен дөнья кайгылары булсалар да, бераз ял итеп алырга онытмагыз. Шуның өчен без балалар белән бергә укырга мөмкин булган китаплар җыелмасын тәкъдим итәбез.
*2021 елда Россия Президенты тарафыннан расланды -
Котлы булсын туган көннәрегез!!!! 13.10.2023

Котлы булсын туган көннәрегез
Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.
Матур булсын тормыш юлларыгыз,
Сез бит безнең матур гөлләребез.
Бүген бакчабызда балалар белән Хәмзәне туган көне белән котладык. "Ак калач" җырладык, биедек, уйнадык һәм матур теләкләр әйттек.
Балалар теләгән теләкләр, алла бирса, кабул булсын

Хәмзәгә озын гомер, сәламәтлек, әти- әни тигезлегендә бәхетле бала булып үссен дип теләп калабыз!


-
Мәртәбәле кунаклар! 12.10.2023

Мәртәбәле кунаклар!
Кичә, 11 октябрь көнне, Наласа авыл җирлеге “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясен кабул итте.
Кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, якташ язучыбыз Риман Гыйлемханов та бар иде.











