Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Көзге калейдоскоп" бәйгесе 11.10.2023

Бакчабызда "Көзге калейдоскоп" бәйгесе игълан ителгән иде. Шул уңайдан бик матур кул эшләреннән күргәзмә оештырдык . Әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Үз кулларыбыз белән" 10.10.2023

Өлкәннәр декадасы уңаеннан әби-бабаларыбызга үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләрне тапшырдык.
-
Коллектив белән театрга бардык! 09.10.2023

Коллективыбыз белән Әтнә дәүләт драма театрында А.Файзинең "Акчарлаклар" спектаклен карап кайттык.Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә.
-
"Бакчабыз тирәсендә өмә!" 06.10.2023

Бакчабыз тирәсендә бүген көзге өмәгә чыктык#Җәй буе безне шатландырган, хәзер бераз көзге кырауга бирешкән чәчәк чүлмәкләрен чәчәкләреннән арындырып, киләсе язга әзерләп куйдык. 06 ОКТЯБРЬ җитүгә карамастан чәчәкләребез бик матур торалар

-
"Бәйрәм күргәзмәләре" 05.10.2023

Төркемнәрдә өлкәннәр көненә багышланган фото күргәзмәләр оештырылды.
-
Яраткан әби-бабаларыбызга үзебез ясаган бәйрәм бүләге!!! 04.10.2023

Яраткан әби-бабаларыбызга үзебез ясаган бәйрәм бүләге!!!
Катаям, дип, һич тә хафаланмагыз сез,
Өлкәннәрдә акыл – сабырлык.
Киңәш – ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
Безнең кайгы сезнең кайгы булды,
Безнең уңышларга куандыгыз.
Үткәннәрегез җинел булмаса да
Киләчәгегез булсын матур гөл! -
"Бәйрәм белән котладык" 03.10.2023

Өлкәннәр көне уңаеннан элек бакчабызда эшләп,хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне бәйрәм белән котладык.Хезмәтегез өчен зур рәхмәт,сәламәт,озын гомерле булыгыз!
-
Хәтерләүдән курыкма син! 02.10.2023

Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән авылыбыз уртасында горур басып торган һәйкәл янына бардык.Һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-бабаларыбыз тарихын өйрәнү өчен бик кирәк: һәйкәлләр үз тарихыңны, күренекле шәхесләрне искә алу, онытмас өчен, тантаналы бәйрәмнәрне үткәрү урыны буларак, сугыш корбаннарын искә алу өчен кирәк.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
(Равил Фәйзуллин) -
Республиканский конкурс "Солнечный зайчик" 29.09.2023

Ежегодно конкурс проводится для привлечения внимания к актуальной теме потребления энергетических ресурсов, а также для популяризации энергосберегающей модели поведения среди подрастающего поколения.
-
"Саф һавада хәрәкәтле уеннар" 28.09.2023

Бүген кечкенәләр төркеме белән саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Бу уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш гамәлләр, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уенның шартларын истә калдыру аша балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләнә, истә калдыру сәләте, хәтер эшчәнлеге яхшыра. Уен бапрышанда балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, башка балалар арасында үзеңне тоту, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.











