Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Әниләргә котлау открыткасы". 26.02.2024

Сынлы сәнгать.
Тема: "Әниләргә котлау открыткасы".
Максат: 1. Котлау открыткаларының эчтәлеген уйлау.
2. Белгән алымнарны кулланып өлешләрен кисү.
3.Төсләрне дөрес сайлау күнекмәләрен үстерү. -
"Котлыйбыз!" 22.02.2024

Бүген бакчабызда 23 февраль көне уңаеннан ир-егетләребезгә багышланган бәйрәм кичәсе узды.Әтиләребезне, бабайларыбызны, егетләребезне бәйрәм белән котлап матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, күңелле уеннар уйнадык, истәлекле бүләкләребезне тапшырдык!!!Бәйрәм белән сезне!!!!Бәйрәм бик күңелле булды!!!Иң изге, иң матур теләкләребез сезнең өчен!!!
-
"Туган тел көне" 21.02.2024

Туган телем-иркә гөлем!!!Әниләребез белән берлектә бик матур, истәлекле, халыкара туган тел көне уңаеннан бакчабызда
"Шигърият кичәсе ".Кичәне уздыруда үзләренең өлешләрен керткән Әниләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез -
"Иртәнге гимнастика" 20.02.2024

Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
-
Амирханның туган көне! 19.02.2024

Төркемебездәге иң зур егетебез Амирханның туган көне. Чын күнелебездән котлыйбыз. Аңа тазалык-саулык, озын гомер, игелекле, бәхетле, гайләсенең зур куанычы булып үсүен телибез.



-
Котлыйбыз!!! 16.02.2024

Каен бөреләре җыю буенча уздырылган акциядә катнашып, бакчабызга йөрүче Исхакова Зәлия 2 урынга лаек булды.Ул бүген әнисе белән бүләкләү тантанасында катнашты, диплом һәм махсус бүләк белән бүләкләнде.Котлыйбыз Зәлияне, гаиләсен!!!Бөре җыю бик вак, түземле сорый торган хезмәт!!!Афәрин, алда да уңышлар насыйп булсын!!!



-
"Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне! 15.02.2024

Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, сугышчы, көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы.15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.Бакчабызда бүген китапханәчебез Гөлчәчәк Рөстәм кызы белән берлектә бик матур кичә, күргәзмә оештырылды, балалар бик яратып Гөлчәчәк апалары укыган шигырьләрне, җырларны тынладылар, үзләре дә сөйләп күрсәттеләр.Кичә бик кызыклы узды. -
Файдалы очрашу!!! 15.02.2024

Бүген бездә кунакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт сакланышы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы булды. Балалар белән кошлар хакында әңгәмә кордык.Кошларга кыш көне ничек ярдәм итәргә, җимлекләргә нинди җим салырга яраганын белдек.Әтиләребез ясаган җимлекләрдән күргәзмә оештырдык. Очрашу ахырында кунагыбыз балаларга бүләкләр тапшырды, истәлек өчен фотога төштек.
-
Татарстан язучылары турында тематик әңгәмә. 14.02.2024

Халыкара туган тел көне кысаларында бакчабызда Татарстан язучылары турында тематик әңгәмә уздырылды.Г.Тукай, А.Алиш, Р.Миннуллин иҗаты буенча китап почмагы булдырылды.
-
"Гаилә-бәхет бакчасы!!!" 14.02.2024

Гаилә елы уңаеннан һәр төркемдә "Гаилә-бәхет бакчасы!!!" дип исемләнгән стенд булдырылды, һәр бала үзенең гаиләсен карап соклана, иптәшләренә үзенең гаиләсе турында горурланып сөйли












