Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Танып белү( математик күзаллау). 17.11.2023
Танып белү( математик күзаллау).
8 санын ике саннан кечкенә санга таркатырга өйрәтү.15 эчендә саннарның барлыкка килүе белән таныштыру.Кәгазь битендә ориентлашу күнекмәсе бирүне дәвам итү. -
Сәнгать эстетик үсеш( рәсем) 16.11.2023
Сәнгать эстетик үсеш( рәсем)
Тема:"Түбәтәй"
Максат:Декоратив- гамәли сәгать предметлары белән таныштыруны дәвам итү. Бизәк элементларын сайлап ,аларны дөрес урнаштырып,татар ир- егетләренең милли баш киемен бизәргә,түгәрәк эченә рәсем төшерергә өйрәтү. -
"Бүлмә гөлләре" 15.11.2023
Әйләнә-тирә белән танышу.
Тема: "Бүлмә гөлләре"
Максат: Балаларда бүлмә гөлләренен матурлыгына соклану тудыру, сакчыл караш аша экологик белем бирү, гөлләрне үстерү, карау турында белемнәрен ныгыту. -
Бөтендөнья игелек көне!!! 13.11.2023
Бөтендөнья игелек көне-ел саен 13 ноябрьдә билгеләп үтелә торган көн. Бу көн безгә игелекле гамәлләр кылуның һәм тормышыбызда яхшылык эшләүнең мөһимлеген искә төшерергә тиеш. Еш кына безнең дөнья стресслы, конфликтлы һәм тискәре булырга мөмкин, һәм шуңа күрә бу көнне билгеләп үтү бик мөһим, яхшылыкның зур көчкә ия булуын һәм тормышыбызны яхшы якка үзгәртә алуын ассызыклау өчен.
Яхшылык эшләү тирә-юньдәгеләргә генә түгел, ә аны эшләүче кешегә дә уңай йогынты ясый. Игелек кызгану, кызгану һәм уңай хисләр үстерергә ярдәм итә. Башка кеше өчен яхшы нәрсә эшләгәндә, без үзебезне яхшырак һәм бәхетлерәк хис итәбез. Яхшылык эшләп, без үзебездә уңай атмосфера тудырабыз һәм уртак тормышыбызга уңай үзгәрешләр кертәбез. -
Утренний фильтр 10.11.2023
В детском саду утренний фильтр проводится воспитателем. Перед приемом в группу ребенка проводится опрос родителей о состоянии его здоровья, осмотр, а также термометрия. Результаты утреннего фильтра ежедневно регистрируются воспитателем в журнал утреннего фильтра. Наличие и ежедневное заполнение журнала контролируется руководством детского сада//Балалар бакчасында иртәнге фильтрны тәрбияче үткәрә. Баланы төркемгә кабул итү алдыннан ата-аналардан аның сәламәтлеге турында сораштыру, тикшерү, шулай ук термометрия үткәрелә. Иртәнге фильтр нәтиҗәләре тәрбияче тарафыннан көн саен иртәнге фильтр журналына теркәлә. Журналның булуы һәм көн саен тутырылуы балалар бакчасы җитәкчелеге тарафыннан контрольдә тотыла.
-
ГТО нормалары тапшырдылар 09.11.2023
Бүген Арчада балалар бакчасына йөрүче балалар үз яшьләренә туры килгән ГТО нормалары тапшырдылар.Безнең кызларыбыз уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булдылар, афәрин
-
Тема: "Китапның үткәне" 08.11.2023
Танып белү.
Тема: "Китапның үткәне"
Максат: Китапларның килеп чыгу тарихы, төрләре белән танышу. Китап чыгаручылар хезмәтенә хөрмәт, китапка сакчыл караш тәрбияләү. -
Сөйләм үстерү. 07.11.2023
Сөйләм үстерү.
Тема: "Минем Туган илем"
Максат: Туган илебез Рәсәй, Республикабыз Татарстан турында күзаллау булдыру. -
Русиянең көче – бердәмлектә! 03.11.2023
Русиянең көче – бердәмлектә!
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт.2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата Русиянең яңа тарихында, бер яклап, Октябрь бәйрәмен алыштырды, икенчедән, дәүләтнең нигезен тәшкил итүче мөһим гомумкешелек кыйммәтләре тупланган иң олы бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көне – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебез, Ватаныбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, әти-картәтиләрнең хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырдан-гасырга тапшырыла. Мондый күчәкилүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы таянычын тәшкил итә, ил алдында торган мөһим бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә. -
Яшелчәләр исемлеген ике телдә өйрәнүне ныгыту 02.11.2023
Шәйхи Маннур
"Яхшы бел"
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел!!!
Яшелчәләр исемлеген ике телдә өйрәнүне ныгыту