Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Файдалы очрашу!!! 15.02.2024

Бүген бездә кунакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Ашыт» дәүләт сакланышы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы булды. Балалар белән кошлар хакында әңгәмә кордык.Кошларга кыш көне ничек ярдәм итәргә, җимлекләргә нинди җим салырга яраганын белдек.Әтиләребез ясаган җимлекләрдән күргәзмә оештырдык. Очрашу ахырында кунагыбыз балаларга бүләкләр тапшырды, истәлек өчен фотога төштек.
-
Татарстан язучылары турында тематик әңгәмә. 14.02.2024

Халыкара туган тел көне кысаларында бакчабызда Татарстан язучылары турында тематик әңгәмә уздырылды.Г.Тукай, А.Алиш, Р.Миннуллин иҗаты буенча китап почмагы булдырылды.
-
"Гаилә-бәхет бакчасы!!!" 14.02.2024

Гаилә елы уңаеннан һәр төркемдә "Гаилә-бәхет бакчасы!!!" дип исемләнгән стенд булдырылды, һәр бала үзенең гаиләсен карап соклана, иптәшләренә үзенең гаиләсе турында горурланып сөйли

-
"Бик яратабыз ясарга" 13.02.2024

Кечкенәләр төркеме.
Сәнгати-эстетик үсеш (рәсем)
Тема:"Светофор ясау"
Максат: балалар белән светофор ясарга, төсләрне дөрес итеп, тәртип буенча урнаштырырга өйрәнү, краска белән буяуны камилләштерү, эстетик зәвык тәрбияләү. -
Очрашу! 12.02.2024

Бакчабызда бүген үзебезнен бакчабызга йөргән, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдаш егетләребез белән очрашу оештырылды.Балалар аларга матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күрсәттеләр, изге теләкләрен җиткерделәр, безнең тынычлыгыбыз өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр

Исән-сау булыгыз, егетләр, кабат очрашулар насыйп булсын!!!
-
"Математикага сәяхәт" 09.02.2024

Зурлар төркемендә математик күзаллау. Максат: 5 эчендәге саннарнын берәмлек составы белән таныштыру. Өчпочмак, дүртпочмак турында күзаллауларын ныгыту.
-
"Бик тырышып күзәтәбез" 08.02.2024

Бар жиханга ак юрганын ябып,
Ябалак-ябалак йомшак кар ява.
Нинди рэхэт, салмак кына атлап,
Йорулэре кышкы хавада...Тәрәзә аркылы ябалак-ябалак кар яуганны күзәтү, ябалак карның нинди икәнен ачыклау.
-
Кечкенәләр төркемендә математик күзаллау. 06.02.2024

Кечкенәләр төркемендә математик күзаллау.
Тема: "5 кә кадәр санау".
Максат: балалар белән 5 кә кадәр санауны активлаштыру, саннарны тәртип буенча урнаштырырга өйрәнү, төсләрне тануны ныгыту, математикага кызыксыну уяту. -
"Дустыбыз Светофор" 06.02.2024

Кечкенәләр төркемендә.
Туган тел.
Тема "Светофор".
Максат: балаларны светофор белән таныштыру, төсләрен аерырга өйрәнү, макетка карап авылыбыз турында сөйләү, нинди юл билгеләре барлыгын ачыклау. -
КВН "Туган якны белүчеләр" 05.02.2024

КВН "Туган якны белүчеләр"
Максат: Балаларның туган як турында белемнәрен үстерү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.











