Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
ДЕНЬ КОСМОНАВТИКИ!!! 12.04.2019

День авиации и космонавтики — это особенный, триумфальный праздник! Недаром его отмечает весь мир!
12 апреля 1961 года состоялся первый в мире космический полет с человеком на борту корабля. К этому дню готовились очень долго.
Ученые, конструкторы-испытатели и люди многих других профессий были задействованы в подготовке великого полета. Нужно было все учесть, все предусмотреть, для того чтобы полет прошел удачно. Долго выбирали и летчика-космонавта.
Каким должен быть космонавт? Смелым, решительным, собранным. И здоровье у него должно быть очень крепкое: ведь во время взлета и приземления космонавт испытывает сильнейшие перегрузки. А в космосе он будет находиться в состоянии невесомости — испытание не из легких. Для того чтобы определить, соответствуют ли кандидаты в космонавты всем необходимым требованиям, их долго и тщательно обследует медицинская комиссия.
-
"Районный семинар" 12.04.2019

12 апреля на базе МБДОУ "Арский детский сад №2" прошёл районный семинар по теме "Современные подходы к развитию профессиональных компетенций с учетом стандартов. Провели анализ чемпионата BabySkills.Большое спасибо организаторам семинара.
-
"Юбилей- 55 яшь" 11.04.2019

Бүген хезмәттәшебез пешекче булып эшләүче Юнусова Римма Кутдусовнаның 55 яшьлек юбилее.Бакча коллективы, балалар, профсоюз исеменнән юбиллеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, тигезлек, җан тынычлыгы телибез.35 ел гомерегезне аш-суга багышлап, балаларыбызны тәмле ризыклар белән сыйлаганыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй итеп елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен. -
"Халыклар дуслыгы" 10.04.2019

Россия – безнең туган җиребез, ватаныбыз! Бу сүзләрне төрле милләт кешеләре зур горурлык белән әйтәләр. Алар – руслар ,татарлар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар, марилар һәм бик күп башка халыклар. Илебездә яшәүче халыклар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны туган илебезгә булган мәхәббәт хисе берләштерә.
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Балалар һәм әти-әниләр белән бергәләп авыл халкына дуслык бәйрәме күрсәттек.
Милли киемнәр киеп,
Йөрибез җырлап-биеп.
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык күпере диеп,
Дуслык бәйрәме диеп.
-
"Аулак өй" 10.04.2019

Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булган.Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган. Бүген без дә әти-әниләребез белән бергәләп әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшердек эле.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
"Аулак өй “үткәрик әле.
-
"Без сәнгатьне яратабыз" 09.04.2019

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Тигез күрә бөтен җанны театр,
Кирәк – кол бул, кирәксә - император.
Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.
Без Наласа балалар бакчасы коллективы сәнгатьне яратабыз.Балалар белән дә театр төрләре буенча күпкырлы эш алып барабыз.
-
"Без китаплар яратабыз" 08.04.2019

«Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны» (Г.Тукай.)
Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели.Бу чорда баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.
Без китапларны бик яратабыз.Һәрдаим авылыбыз китапханәсенә барып яңа китаплар белән танышып торабыз.
-
"Кызыклы математика" 02.04.2019

Максат: Балаларның белемнәрен гомумиләштерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү
Тәрбия бурычы: Балаларда игътибарлылык , коллективизм рухы, гомуми нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтеп, исемнәрен белүләрен үстерү, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлашу.
Белем бирү бурычы: геометрик фигураларны тану, аеру һәм алардан төрле предметлар ясау, 10 эчендә уңайга һәм кирегә санау, сан турындагы белемнәрен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: кызыклы сораулар бирү, уеннар, практик эш, мактау.
-
"Шәфкать туташында кунакта!" 01.04.2019

Без Наласа авылы фельдшер- акушерлык үзәгенә шәфкать туташы Зарипова Р. апа белән очрашуга бардык, андагы эшчәнлек белән танышып, күп мәгълүмат туплап кайттык.
-
"Нәүрүзбикә" конкурсы. 29.03.2019

Район күләмендә балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Нәүрүзбикә" конкурсында безнең Нәүрүз кызыбыз 3 урынга лаек булды.Афәрин! Чын күңелдән котлыйбыз!Яңадан яңа уңышлар телибез!











