Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Бакчабызда кунаклар" 27.03.2019

Бүген бакчабызда Арча муниципаль районы хакимият башлыгы урынбасары Гарипова Гөлнара Фидаил кызы һәм Наласа авыл җирлеге рәисе Шакирова Илфира Рамазан кызы кунак булдылар.Алар бакчабыз тормышы белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
-
"Без әвәләргә яратабыз" 26.03.2019

Без бүген бүлмә гөлләре белән таныштык һәм үзебез яраткан гөлләрне пластилин ярдәмендә кәгазьгә төшердек.Алар күз явын алырлык матур килеп чыктылар. Бакчабызда бүлмә гөлләре күп һәм төрле.Без аларны һәрдаим күзәтеп, тузаннарын сөртеп, су сибеп торабыз.Алар бакчабызга ямь өсти. Чәчәк ату-атмауларына карамастан, алар үзләренең төрле-төрле ботаклары, сабак-яфраклары белән безгә эстетик ләззәт бирәләр, табигатькә мәхәббәт уяталар.
Кояшка таба үрелә
Тәрәзәдән гөлләрем.
Сулар сипсәм, сөенәләр,
Беләм гөлләр телләрен.
-
"Наласада Нәүрүз бәйрәме!" 23.03.2019

Ач ишегең керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз.
Нәүрүз мөбәрәкбад!
Бүген авылыбызда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Башта балалар өлкәннәр белән өйдән-өйгә кереп күчтәнәчләр җыеп чыктылар. Аннан соң бала-чагасы да, олылар да кышны озатып язны каршы алдылар. Балаларыбыз бик теләп уеннарда катнанашты, җырлап-биеп күңел ачтылар. Соңыннан кайнар чәй, тәмле коймак,итле ботка һәм күчтәнәчләрдән авыз иттеләр.
-
"Нәүрүз мөбәрәк булсын!" 21.03.2019

Нәүрүз, Нәүрүз,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Уен-җыр гөрләп торсын!Нәүрүз бәйрәмен безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.
Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген балалар белән уйнап, җырлап Нәүрүзбикәне каршы алдык.
-
"Без ясарга яратабыз" 18.03.2019

Һәрбер бала 2-3 яшьтән алып үсмер чакка кадәр бирелеп рәсем ясарга ярата. Балалар нәрсә күрә, нәрсә ишетә, ничек беләләр, ничек уйлыйлар, сиземлиләр шулай ясыйлар.
Коры кәгазь биттендә генә ясап була дип әйтүчеләр ялгышалар. Юеш альбом бите рәсемләү өчен менә дигән өслек. Альбом битен тулы килеш чиста мамык кисәге белән чылатабыз. Рәсем ясау өчен барысы да әзер – телисез икән кисточка белән, телисез икән бармаклар ярдәмендә рәсем төшерә аласыз. Без дә бүген рәсем эшчәнлегендә шушы ысулны кулланып рәсем ясадык. Берсеннән-берсе матур рәсемнәр килеп чыкты.Соңыннан алардан күргәзмә оештырдык.
-
"Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә" 15.03.2019

Бүген балалар бакчасында план буенча чираттагы "Ата-ана баласы өчен җаваплы" темасы астында ата-аналар җыелышы булып узды. Бакчабызның мөдире һәм тәрбиячеләр үзләренең чыгышларын ясадылар, әти-әниләр биргән сорауларга җавап биреп, алдагы эш планнары буенча киңәшләштеләр.Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген турыдан – туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар. Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.
-
"Кызыклы математика" 12.03.2019

Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча санарга өйрәтүне дәвам итү, “ничэ”, “ничәнче” сорауларына җавап бирүләрен, предметның озынлыгын шартлы үлчәм буенча үлчәүне ныгыту; геометрик фигуралар белэн эшләү күнекмәләрен үстерү; 4 олештән 1 бөтен предметны җыю күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен камилләштерү, математика шөгыленә кызыксыну уяту.
-
"Бакчабызда әниләребез бәйрәм кичәсендә!" 07.03.2019

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.Әлеге гүзәл бәйрәм көнендә без әниләребезне бәйрәм кичәсенә чакырып, бергәләп бәйрәм иттек.
-
"Әниемә бүләк" 05.03.2019

Сигезенче март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.Ә без әниләребезгә чәчкәләрне үзебезнең нәни кулларыбыз белән ясадык.
-
Конкурс "Неопалимая купина " 04.03.2019

Готовились к конкурсу по пожарной безопасности "Неопалимая купина". Работали по декоративно-прикладному творчеству. Использовали аппликацию и пластилинографию.











