Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Туган тел/ Родной язык 11.11.2019

Туган тел(“Танып белү үсеше”) Тема. «Мин бәхетле, мин хокуклы»
Бурычлар: 1. Балаларда әхлакый сыйфатлар, әти- әнигә хөрмәт тәрбияләү.
2.Игътибар белән тыңларга, сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә күнектерү, фикерләү сәләтен үстерү.
3.Балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату.
-
"Мои любимые игрушки" 08.11.2019

"Мои любимые игрушки" средняя группа
-
"Тыл ветераны бездә кунакта!" 08.11.2019

Тыл ветераны балалар бакчасына кунакка килде.Балаларга үзенең матур теләкләрен җиткерде,сугыш елларындагы авыр хезмәте белән таныштырды.Балалар матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
-
"Физик тәрбия шөгыле!" 07.11.2019

Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
Ата – аналар хәм мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләрендә эшләүчеләрнең төп бурычы – балаларда сәламәт булу ихтияҗы, санитария – гигиеник күнекмәләре тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру. Әлеге бурычлар безнең бакчада ничек гамәлгә ашырыла соң?
Әйе, баланың күп вакыты бакчада уза, ул аның икенче өе. Шуңа күрә иң элек монда нәниләр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Бинаның якты, җылы булуы, бүлмәләрнең заман таләпләренә җавап бирүе, бизәлеше дә кечкенәләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.
-
"Табигатьне саклыйк!"Презентация карау. 01.11.2019

Табигатьне кемнәр сакларга тиеш соң? Без,барлык кешеләр, экологлар сакларга тиеш. Әйе, һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата бит. Киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш.
-
Аппликация/Кисеп ябыштыру 30.10.2019

Тема:"Каеннар"/ "Березы"
-
"Элетр җиһазлары!"/"Электрические приборы" 28.10.2019

Әңгәмә. “Нәрсә ул электр һәм электр җиһазлары?”
Бурычлар.
1. Кеше кулы белән эшләнгән әйберләргә карап соклана, хезмәт нәтиҗәләрен күреп горурлана белү хисләре, электр җиһазларын кулланганда саклык сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларның фикерләрен бер юнәлештә җыя белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү.
3. Эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында белемнәрен камилләштерү.
Сүзлек: электр тогы, электр җиһазлары.
-
"Әкиятләр сөйлибез!" 24.10.2019

Максат: балаларны экиятлэр белэн кызыксындыру, олкэннэргэ булышу телэге уяту; тынлый белу, кабул иту сэлэтен,игътибарны устеру; балаларны халык авыз ижаты белэн таныштыру, экиятнен эчтэлеген анларга ярдэм иту;
-
"Чәй эчәбез бергәләп!" 23.10.2019

Өстәл артында утыру кагыйдәләре белән таныштыру, темага кагылышлы сүзлек запасын тулылындыру;
Җиһазлау: компьютер, табын өчен тәлинкә, кашык, пычак, ашъяулык.
-
"Һәр көн исендә тот!" 22.10.2019

Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик.
(Әти-әниләр өчен консультация)
Бала белән янгын чыгу сәбәпләрен өйрәнгәндә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләргә, янгынның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатырга, ут белән сак эш итәргә өйрәтергә кирәк.
Балага ниләр сөйләргә:
- Элек заманда кеше утны ашарга пешерү, җылыту өчен уйлап тапкан. Шул ук вакытта утның куркыныч ягын да белгән. Янгында кешеләр, хайваннар, урманнар, авыллар янган.
-Янгын; урман янгыннары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре.
-Янгын сүндерүчеләр профессиясе.
Янгынны китереп чыгаручылар:
- Төзек түгел электр приборлары.
- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
- Шырпы белән уеннар.
- Петарда, бенгаль утлары.
- Сүндерелмәгән утюг.
- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.
Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:
- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.
- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.
Ут – шаярганны яратмый.
Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.
Болар турында сөйләшкәндә мультфильм һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр кулланыгыз. Әңгәмә, әдәби әсәр, әкиятләрдән бала шырпы, зажигалка, петарда,бенгаль утлары белән уенның куркынычы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өйрәнә.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягарга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.











