Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Конкурс чтецов 24.02.2015

Искусство звучащего слово… Оно дано не многим. Умение донести мысль автора- особый дар.. Хранить слово, нести его людям – нелегкий труд. Сегодня , 24 февраля 2015 года, мы проводим конкурс юных чтецов «Живая классика». Это конкурс-соревнование по чтению вслух прозаических произведений русских писателей среди учащихся 6-7 классов.
Цели и задачи:
-пропаганда чтения среди детей,
- расширение читательского кругозора детей,
- Поиск и поддержка талантливых детей,
- повышение интереса к литературе у детей…
Участники конкурса:
- Аскаров Сайдаш -6 класс, рассказ В. Голявкина «Карусель в голове»
- Гайфуллина Диляра, 6 класс, рассказ В Голявкина «Как я под партой сидел»
- Ногманова Регина, 6 класс, рассказ В Голявкина «Не везет»
- Минзянова Фирюза, 6 класс, рассказ И. Пивоваровой «О чем думает моя голова»
-Сабирзянов Салават, 6 класс, рассказ В Голявкина «Кому что удивительно»
-Шубин Александр, 7 класс, рассказ «Марат Казей», из сборника рассказов «Дети-герои ВОВ»
По результатам на районный конкурс чтецов направляются: Минзянова Ф (6 кл), Шубин А (7кл)
-
23.02.2015

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар,гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 20.02.2015

Без, 8 класс укучылары, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәп укучыларын, укытучыларны, техник хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. Бәйрәм "Җиңүдә өлешем бар" исеме астында үткәрелде, бәйрәмгә үзебезнең бабаларыбызны - сугыш чоры балаларын да чакырдык. Алар үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр, үзләренең Армиядәге хезмәт еллары белән таныштырдылар. Без барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, тыныч, аяз күк телибез.
Класс җитәкчесе: Мустафина Г.А.)
-
"Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе" 20.02.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р.Җәләлетдинова Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 6 класс укучылары катнашында "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе үткәрде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен сынадылар. "Йолдызчык" һәм "Кояшкай" командалары катнашты. Мәкальләрне дәвам иттеләр, язучыларны портретлары буенча танып белделәр, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, бәйгене матур җырлар белән тәмамладылар.
-
Сугыш ветераны Фахриев Минкамулланы бәйрәм белән котладык 19.02.2015

Без, 8 класс укучылары, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сугыш ветераны Фахриев Минкамулланы бәйрәм белән котладык. Ул безгә тырышып уку, спорт белән шөгыльләнү киләчәк тормыш өчен бик кирәклеге турында әйтте. Киләчәктә илебезне саклаучылар булып үсеп җитүебезне теләде. (Класс җитәкчесе: Мустафина Г.А.)
-
"Мавыктыргыч грамматика" 19.02.2015

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Иске Кишет башлангыч мәктәбендә "Мавыктыргыч грамматика" викторинасы үтте. Укучылар рус теле фәне буенча сорауларга җаваплар таптылар, сүзләр төзеделәр, ребуслар, башваткычлар чиштеләр. Викторина файдалы һәм кызыклы үтте. Җиңүчеләр билгеләнде.
Башлангыч класс укытучысы М.А.Ситдикова. -
"Чын егетләр нинди булырга тиеш" 19.02.2015

19 нчы февраль көнне 9 класста "Чын егетләр нинди булырга тиеш?" дигән темага тәрбия сәгате узды. Егетләрнең кыюлыгы, батырлыгы, Ватан алдындагы бурычлары таныштырылды.
Тәрбия сәгате эчтәлекле булды. Класс җитәкчесе Г.Р.Җәләлетдинова -
"Көйне таны!" бәйгесе 18.02.2015

Сәнгать атналыгы кысаларында "Көйне таны!" бәйгесе үтте. "Фа" һәм "Ля" командалары катнашты. Музыка сәнгате буенча сорауларга җавап таптылар, җырны башкаручыны билгеләделәр, татар композиторларын портретлары буенча танып ачыкладылар, көйне танып җырның исемен атадылар. Берничә очко белән 6 класс укучыларыннан торган "Фа" командасы өстен чыкты. Сәнгать укытучысы Альбина Минзиевна уен-бәйгене кызыклы һәм мавыктыргыч оештырган иде.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 17.02.2015

Мәктәптә сәнгать атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата рәсем конкурсы узды. Әлеге конкурста 5-7 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Алар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Иң матур рәсем ясаучылар булып Гобәйдуллина Нәзилә, Кәримова Алинә, Сабирҗанов Салават, Минҗанова Фирүзә, Шәрәфиев Нур, Гайфуллина Диләрә, Коттусова Илүзәләр саналды. Җиңүчеләр дә шулар арасыннан билгеләнәчәк.
-
Батырлар гомере мәңгелек! 16.02.2015

15 нче февральдә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 26 ел булды. Шул уңайдан, мәктәбебездә әфганчы-интернационалистлар белән очрашу кичәсе узды. Әфган вакыйгаларының шаһите булган Ахмадуллин Фаяз абый, Ибрагимов Мәхмүт абый үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Берәүнең дә аларның алга куелган бурычларын намус белән үтәвен онытырга хакы юк!















