Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Чаңгы ярышы. 26.01.2015

24 гыйнвар көнне көчле чаңгычы Ф.Гәрәфиев истәлегенә багышланган район беренчелегенә чаңгы ярышлары узды. Мәктәбебез укучылары ярышларда уңышлы катнаштылар. Команда составында катнашучы укучылар: Минҗанова Фирүзә, Сәләхиев Илназ, Сафин Илсаф, Каримов Илнур, Гайфуллина Диләрә, Шакиров Нурфис, Абдуллина Илүзә, Гайфуллина Динә, Гайфуллин Булат. Аларга алда яңа уңышлар телибез.
-
"Физкуьтура һәм технология атналыгы" 24.01.2015

19 нчы гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр "Физкультура һәм технология атналыгы"узды. Шул уңайдан 23 нче гыйнвар көнне технология укытучысы Сәләхиева М.Р. "Чигү" темасына 5 нче класста ачык дәрес күрсәтте. Дәрес яңа технологияләр кулланып башкарылды. Укучылар чигү төрләрен,тарихын, аларны башкару тәртибен, куркынычсызлык технологияләре кагыйдәләрен өйрәнделәр. Дәрес файдалы һәм мавыктыргыч үтте.
-
"Туган телем - татар теле, аны саклау - безнең бурыч" 23.01.2015

Бүген 6 нчы класс укучылары катнашында "Туган телем - татар теле, аны саклау - безнең бурыч" темасына тәрбия сәгате узды. Укучылар тел темасына багышланган шигырьләр укыдылар, табышмаклар, телгә кагылышлы кызык вакыйгалар белән таныштылар. Тәрбия сәгатенең максаты: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, татар теле белән горурлану хисләре тәрбияләү. Класс җитәкчесе: Н.Ш.Габдрахманова.
-
"Туган теле кирәк кешегә" 23.01.2015

23 нче гыйнвар көнне 7-8 нче класс укучылары белән "Туган теле кирәк кешегә" темасы буенча тәрбия сәгате үтте. Укучылар тәрбия сәгатендә тел көне билгеләнү тарихы, күренекле шәхесләрнең шигырьләре, бүгенге көндә үлә баручы телләр белән таныштылар. Рөстәм Зәкуанның "Туган теле кирәк кешегә" дип исемләнгән шигыренә анализ ясалды. Класс җитәкчесе: М.Р.Сәләхиева.
-
Туган телем – татар теле, иң кадерле тел бит ул!” 23.01.2015

23 январь көнне 1,2 нче классларда “Туган телем – татар теле, иң кадерле тел бит ул!” дигән тематика астында тәрбия сәгате үтте. (Укытучылары Д.В.Абдуллина). Тәрбия сәгатендә ана теле булган – татар телебезнең байлыгы, матурлыгы турында сөйләнде. Укучылар ана телендә үзләре белгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җир йөзендә бүгенге көндә исәпләнгән 600 тел арасында һәр милләтнең үз телен кадерләп сакларга, аралашырга, киләчәк буыннарга мирас итеп калдырырга бурычлы булуы аңлатылды
-
“Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел күгем “ 22.01.2015

22 январь көнне Фазылҗанова Гөлфия Наиловна 3-4 класс укучылары өчен “Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел күгем “ дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.Укучылар татар теленең тарихы, дөнья телләре арасындагы урыны белән таныштылар.Туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләнде.Узара әңгәмә бик җанлы үтте.
-
"Тел язмышы -халык язмышы" 22.01.2015

5 нче класста Ибраһимова Г.Р. җитәкчелегендә "Тел язмышы -халык язмышы" дигән тема астында тәрбия сәгате булып узды. Укучылар Тел- ул байлык, хәзинә. Ә хәзинәне саклый белергә кирәк икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
Туган телем язмышы 21.01.2015

Г.Р.Җәләлетдинова 9 класс укучылары белән "Ана теле бер булыр" темасы буенча тәрбия сәгате үткәрде. Татар теленең тарихы, күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирелде.
-
“Күренекле географлар” 20.01.2015

География укытучысы Галимҗанова Л.Б. 6 – 8 класс укучылары өчен “Күренекле географлар” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Юбиляр сәяхәтчеләрнең тормыш юллары, аларның сәяхәтләре, ачышлары турында өстәмә мәгълүмат бирелде. Укучылар үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 20.01.2015

Авылларыбыздагы һәйкәлләрне укучыларыбыз һәрвакыт карап, кардан чистартып торалар. Бу эштә 6 нчы класс укучылары активлык күрсәтәләр.















