Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Ягез әле, кызлар!" 09.03.2015

8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кишет башлангыч мәктәбендә Ситдикова М.А. җитәкчелегендә “Ягез әле, кызлар!” конкурсы үтте. Кызлар осталыкта, өлгерлектә көч сынашты. Җырга, биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. 3 нче класс укучысы Галимҗанова Азалия конкурсның җиңүчесе, ә Вәлитова Лидия “Иң өлгер кыз” номинациясе җиңүчесе булдылар. Малайлар кызларгабагышлап матур җырлар, биюләр башкардылар. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2015

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләребезнене җиткерәбез
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән сезне гүзәл затлар! 07.03.2015

Миләүшә Радиковна җитәкчелегендә 7 нче класс укучылары 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты күрсәттеләр. Матур биюләр, эчтәлекле җырлар белән үрелеп барган концерт программасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсе ахырында мәктәбебез директоры Фарсель Марселович укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, укучыларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, теләкләрнең иң изгеләрен җиткерде.
-
Әниләрне котлыйк бәйрәм белән! 07.03.2015

8 нче класс укучылары Гөлнур Мостафина җитәкчелегендә әниләренә бәйрәм концерты күрсәттеләр. Әниләрен тәбрикләп, бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 06.03.2015

Бүген мәктәптә Кышкар авыл җирлеге территориясендә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына “ 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды . Олы дәүләт бүләген Яңа Кишет җирле үзидарә башлыгы Т.Ә. Арсланов тапшырды. Ул ветераннарга үзенең ихлас матур теләкләрен җиткерде, олы рәхмәтләрен белдерде.
Тантаналы өлештән соң укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде . Сәхнәдән агылган җыр-моң, бию, нәфис сүз өлкәннәрне ялкынлы яшьлекләренә алып кайтты. Дәһшәтле сугыш еллары, көтеп алынган җиңү күз алдыннан узгандай булды. Кичә мул табын артында дәвам итте.
-
Яз бәйрәме белән кадерле әниләребез! 05.03.2015

Бүген, 5 нче март көнне , мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары үзләренең әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм кичәсендә укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр , дәртле биюләре белән күңелләрне җилкендерделәр. Балалар саны аз булуга карамастан, бик матур , эчтәлекле программа күрсәттеләр. Укучылар кадерле кешеләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.Бәйрәм ахырында әниләр укытучылары Фазылҗанова Г.Н., Абдуллина Д.В. га зур рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә иҗади уңышлар теләделәр.
-
Казанга күңелле экскурсия 04.03.2015

Тарих укытучысы Фәридә Илдусовна 6 нчы класс укучыларын Казанга Дәүләт Советына экскурсиягә алып барды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 04.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшырылды. Бу чарада мәктәбебез укучылары актив катнашты. Эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Җиңү өчен зур өлешләрен керткән каһарманнар алдында без һәрвакыт бурычлы.
-
"Живая классика" конкурс юных чтецов 27.02.2015
26 февраля на базе МБОУ "АСОШ №1" прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика". Из нашей школы приняла участие Минзянова Фирюза ( 6 класс). Она прочитала рассказ Ирины Пивоваровой "О чем думает моя голова". Грамотность речи, артистизм, глубина проникновения в образную систему текста позволили Фирюзе стать победителем конкурса. Пусть впереди у нашей Фирюзы будут новые свершения и победы.
-
Туган ил сагында! 25.02.2015

Укучыларга патриотик тәрбия бирү, Ватанны хөрмәт итәргә, чик сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдырырга ярдәм итү максатыннан Кышкар башлангыч мәктәбендә бүген "Туган ил сагында" дигән кичә үтте.















