Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Мин талантлы" беренче дәрес. 03.09.2015

7 класста тәрбия сәгате “Мин талантлы” (Я талантлив) темасы астында узды. Тәрбия сәгате рус телендә баруына карамастан бик җанлы узды. Балалар сорауларга җаваплар бирделәр, уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында һәрбер бала үзендә нинди дә булса бер талант барлыгына инанды, аны үстерү өстендә эшләргә кирәк дигән фикергә килде. Балаларга материал презентация аша җиткерелде. Чарада шулай ук ветеран укытучы Альфия Гарифзяновна катнашты. Ул чара ахырында укучыларны Белем көне белән котлады, уңышлар теләде.
-
Белем бәйрәме 02.09.2015

1 сентябрь - Белем бәйрәме мәктәбебездә мавыктыргыч, куңелле узды. Килгән кунаклар, ветеран укытучылар укучыларга, укытучылар коллективына изге теләкләрен җиткерделәр.
-
" ГабдуллаТукай - безнең йөрәкләрдә" 31.08.2015

Укытучылар Сабантуе кысаларында үткәрелгән " ГабдуллаТукай - безнең йөрәкләрдә" конкурсының "Җыр сәнгате" номинациясендә 7 нче сыйныф укучысы Минҗанова Фирүзә 1 урынга ия булды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Арчада мәктәпләр ярминкәсе 30.08.2015

Районда мәктәпләр ярминкәсе гөрләде. Мәктәбебез дә Арча халкын мәктәп яны тәҗрибә бакчасында үстерелгән мул уңыш белән куандырды. Тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлады.
-
Арчада укытучыларның август конференциясе узды 27.08.2015

-
“Туган ил кайдан башлана?” 11.08.2015

«Арча хәбәрләре” газетасы һәм Арча районы хәрби комиссариаты белән берлектә үткәрелгән “Туган ил кайдан башлана?” конкурсында актив катнашкан Җамалиева Ралинә, Кәримов Илназ, Шакирова Энҗе мактау грамоталары һәм 500 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.Җитәкчеләре Фазылҗанова Гөлфия Наил кызына Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Балалар Сабантуе 09.08.2015

Районда балалар Сабантуе узды. Бу күңелле чарада мәктәбебез укучылары да катнашты. Төрле кызыклы уеннар уйнап, бәйгеләрдә катнашып ял иттеләр.
-
06.08.2015

Мәктәбебез Республика программасы буенча уздырылган "Яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәп" смотр-конкурсында катнашты.
-
Мәктәп яны бакчасында 04.08.2015

Мәктәп яны бакчасында укучыларыбыз яшелчәләрне, чәчәклекләрне карап, чүп үләннәреннән чистартып торалар.
-
Дару үләннәре җыюда актив катнашабыз 03.08.2015
















