Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Физкультура шөгелендә))) 04.03.2019
-
Һөнәрләр аланына сәяхәт))) 28.02.2019
Максат: төрле һөнәрләргә карата кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре уяту.
-
Әтиемә бүләгем ))) 22.02.2019
Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә –
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны,
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
-
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне! 21.02.2019
“Туган телем” (Энҗе Мөэминова)
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
-
Саф һавада уеннар бик күңелле)) 18.02.2019
Кыш айлары балаларга уеннар уйнап чыныгып үсәргә яхшы мөмкинлек бирә. Кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү,спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү;балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү;күңелебезне матур уйлар, сүзләр белән тәрбияләү, көндәлек тормышта уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгаләмә булдыру максатларын үтәргә ярдәм итә.
-
15нче февраль-Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2019
“Башым иям бу дәһшәтле чорда
Шундый уллар биргән халыкка.
Башым иям бу халыкның исемен
Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.
Туган илгә биргән антын
Тап төшерми саклаган.
Палач башын кискәндә дә,
Туган илен сатмаган.
Муса Җәлил, Муса Җәлил —
Халкыбыз каһарманы!
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны!
Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде!
-
Муса Җәлил - балаларның якын дусты! 15.02.2019
(мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шагыйрьне искә алу эшчәнлеге)
Максат: балаларны М. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты бн таныштыру. Шигырьләрен сөйләп карау, көйгә салынган шигырьләрен җырлау.шигырьләре буенча рәсемнәр ясау.Шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту.Күзәтүчәнлек, ишетү, сөйләм телен, сүз байлыкларын үстерү, аларны активлаштыру. Балаларның М. Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру.
Бөек җиңүне якынайткан, сугышларда һәлак булган гади солдатлар, көннән-көн азаеп баручы сугыш ветераннары, бөек шагыйрь Муса Җәлил турындагы хәтирәләр яшь буынның күңелендә сакланыр. Хәтер җебе өзелмәсә, алар мәңге яшәр!
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр
Һәйкәл булып баса батырлар
Ә батырлар, ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
-
Су- яшәү чыганагы))) 12.02.2019
Максат:
1.Балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату.
2.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
3.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
4. Гади тәҗрибә һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Җиһазлау: сулы стакан, сок, баллы, тозлы су салынган стаканнар, магнитофон язмасы, бал кашыгы, сулы, сөтле стакан, тоз, ком т күбекле су, боз кисәкләре.
-
Бездә бүген туган көн. 10.02.2019
Зәмирәнең туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шулай тарлыгы;
Менә шулай киңлеге.
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!
-
Әлифба бәйрәмендә))) 07.02.2019
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!