Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт))) 01.02.2019
- Хәрәкәт- баланың һәрьяктан камил булып үсүе өчен кирәкле шарт. Шуңа да бакчада уеннар өстенлек итә.Бу юнәлештә бакчада киң кырлы , төрле чаралар кулланып эш алып барыла. Иртәнге гимнастикалар, спорт уеннары, күңел ачу кичәләре, шөгелләр үткәрелә, һава шартларына карап дәресләр саф һавада үтә.
-
"Кыш" темасына традицион булмаган ысул белән рәсем ясау))) 24.01.2019
Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сүрәтләп, карандаш яки пумаланы контур буенча йөртергә, предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә.
-
"Түбәтәй" уены 23.01.2019
Әйдәгез, уйныйбыз! Бу сүзләр һәр балага ниндидер бер могҗиза булып ишетелә, чөнки уен – һәр нәнинең яраткан шөгыле, рухи халәте.
“Уен, иң гади һәм катлаулы процессларның формалашуына йогынты ясап, психологик һәм педагогик чара буларак, баланың һәр яктан үсешенә ярдәм итә”, - дип язган галим – педагог Д.Б.Эльконин.
Уеннар балаларга шатлык китерә, аларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Уен – балалар эшчәнлегенең төп төре. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә, балаларның индивидуаль үзенчәнлекләрен ача, теләк – омтылышларын берләштерә, мөстәкыйль эш итәргә, үз уйларын гамәлгә ашырырга, дөньяны танырга өйрәтә.
-
Сөйләм телен үстерү шөгеле "Кышкы уеннар" 22.01.2019
1. Эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт, кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.
2. Тасвирлый белү, иҗади хыял сәләтен, сәнгатьле сөйләмне үстерү.
3. Кыш, кар үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.
-
Саф һавада уеннар бик күңелле)) 15.01.2019
-
Сөйләм телен үстерү шөгеле "Кыргый җәнлекләр" 14.01.2019
Максат:Хайваннарны кызгану,алар турында кайгыртучанлык хисләре уяту.Балаларда урман җәнлекләре,яшәү рәвешләре турында белемнәрен баету,рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.
-
Әвәләү шөгеле))) 11.01.2019
Максат:Сюжетлы композиция ясау теләге булдыру; матурлыкка омтылу хисләре тәрбияләү, эшләреннән канәгатьләнү хисләре алырга, чиста-пөхтә эшләргә өйрәтү.
-
Яңа ел белән! ))))) 31.12.2018
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын -
Бездә чыршы бәйрәме))) 29.12.2018
-
Яңа елны көткәндә))) 24.12.2018