Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2020
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту.
-
Бәйрәм мизгелләре 21.02.2020
Татар теле – минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә,
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Дөньялар киң, анда илләр күп
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә.
-
Бәйрәм мизгелләре 21.02.2020
“Түбәтәй”
Балалр түгәрәкләнеп утыралар.
Түбәндәге җырны җырлый-җырлый,
түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм, дигәнсең.
Кушымта:
Түп – түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңаҗәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып
кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.
-
Син яшисең безнең йөрәкләрдә))) 14.02.2020
Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә.
Батыр үлә,үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык...
-
"Карак песи" әкиятен сәхнәләштерү))) 14.02.2020
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә.
Мияу, мияу, пескәем,
Барчы, зинһар, чоланга.
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма.
-
Суган утырту))) 10.02.2020
Без балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады
-
07.02.2020
Тема: “Миләш тәлгәшләре.”
Алдан эшчәнлек: кыш, бездә кышлаучы кошлар, турында рәсемнәр карау, “кошлар” дигән хәрәкәтле уен уйнау; дидактик уен “Кар бөртекләрен җый”, урамда, кардагы кош эзләрен, кошлар өчен җимлекләр, миләш агачын карау,
Материал: серле тартма, рәсемнәр, киселгән кар бөртекләре, кызыл төсле буяу, су белән савыт, салфетка, ак, миләш тәлгәше итеп киселгән битләр, аудио язма - кош тавышы , ватманда ясалган миләш агачы, кошлар рәсемнәре., миләш тәлгәше.
-
Бәйрәм мизгелләре 03.02.2020
Үскәч кем буласың дип,
Сорыйлар да сорыйлар.
Әллә нинди һөнәрләр
Саныйлар да юрыйлар.
Теләгем шундый минем –
Шофер буласым килә.
-
Мәктәптә кунакта))) 03.02.2020
Башлангыч сыйныфлар әзерләгән" Һөнәрләр иленә сәяхәт" исемле тәрбия сәгатендә катнаштык.
“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә” (Г.Тукай)
Әйе, сөекле шагыйребез Г.Тукайның шигъри юлларында дөреслек ярылып ята. Тирә-ягыбыздагы барлык әйберләр кешенең тырыш хезмәте ярдәмендә килә. Игенчеләр икмәк үстерә, табиб кешеләр сәламәт булсын һәм авыруларны терелтү өчен тырыша, пешекче тәмле ашлар пешерә, төзүче биек-биек йортлар төзи.
-
"Һәрвакыт әни булсын" рәсем конкурсы))) 31.01.2020
Шәмсиева Динә ”Салават күпере” журналы уздырган рәсем конкурсында 1 нче урынны яулады , аңа алда да уңышлар юлдаш булсын.