Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Юлда йөрсәң - бул уяу !!!! 11.04.2019
-
Биюләр өйрәнәбез))) 10.04.2019
-
Режим моменты.)))) 22.03.2019
-
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын!!! 21.03.2019
Кил син, язым, тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Жырлар җырлап, сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!
Эйе, яздан да матуррак, яздан да ямьлерәк hәм күнеллерәк вакыт юктыр ул. Зәңгәр куктән алсу кояш колә, язнын матурлыгына сокланып җырчы кошлар сайрый, җирдә гөрләвекләр шавы ишетелә.Менә шундый матур вакытта үткәрелгән ул «Нәүрүз» бәйрәме. Бу көнне ойдән-ойгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына саулык-иминлек, кырларга бай уныш, озын гомер теләгәннәр. Балалар да кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр. -
"Беренче театр" Мәктәптә кунакта))) 19.03.2019
-
“Яз. Сыерчыклар”. 18.03.2019
1. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
2. Яз турында белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен үстерү.
3. Яз, аның билгеләре турында белемнәрен киңәйтү.
-
Кошларга ярдәм итик! 13.03.2019
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр куйдык . Балалар һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
Кышын кошлар аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз -
Рәсем шөгеле.))) 11.03.2019
“Матур чәчәк”
Максат: традицион булмаган алым белән
эшләү: уч төпләре һәм пумала белән
чәчәк рәсеме ясарга өйрәтү.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2019
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
-
Саф һавада уеннар бик күңелле)) 05.03.2019