Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Кул эше "Кояш"ясау)) 16.03.2020
1Табышмакларга жавап бирү.
2.Яңа сүзләрне ныгыту йөзеннән язга карата җөмләләр төзү.
3.Уен «Нәрсә артык».
4.Кул эше «Кояш» ясау.
5.Йомгаклау
-
Рәсем шөгеле)) 12.03.2020
Максат : Балаларны рәсемгә бертөрле үзенчәлек биреп торырга булыша торган алым - фон белән таныштыру; киӊ полосада рәсемне төшерергә өйрәтү, мамык һәм паролон белән фон ясарга өйрәнү (мамыкны суга, буяуга манчып алу).
рәсемнәр карау
- эш алымын аӊлату, күрсәтү.
-физкульминутка.
-мөстәкыйль эшләү.
-эшләгән эшне карау, мактау, анализлау
-
"Минем гаиләм" рәсем буенча әңгәмә))) 10.03.2020
Максат: Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, энем, дәү әни, дәү әти сүзләрен кулланышка кертеп сүзлек байлыгын арттыру; үз гаиләң турында сөйләргә, гаиләдәге кешеләр турында матур сүзләр кулланып әйтергә өйрәтү;
-
“Тату гаилә - бәхетле гаилә” 06.03.2020
Гаиләң булу-чын бәхет ул,
Берни юк кадерлерәк.
Якыннар да,балалар да
Булсын һәрчак сәламәт!
Тигезлектә,иминлектә
Үтелсен иде еллар.
Гаилә,дигән зур корабны
Аудармасын дулкыннар!
Шатлык керсен һәрбер өйгә,
Борчу ишек какмасын!
Дус-туганнар белән бергә
Тормышлар гөрләп барсын!
-
Уен: "Әниләрне бизибез"))) 06.03.2020
-
Бәйрәм мизгелләре 06.03.2020
-
"Ут дус та - дошман да" 28.02.2020
Программа эчтәлеге:
Уен-биремнәр аша балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү.
Янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү.
Балаларны игътибарлы булырга, ут һәм көнкүреш әйберләре белән сак, дөрес эш итәргә өйрәнүне дәвам итү.
Балаларга рухи патриотик тәрбия бирү, җитез, кыю, батыр, көчле булу сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: Проектор аша рәсемнәр, слайдлар
-
"Ут дус та - дошман да" 28.02.2020
Максат: Балаларны сүрәтнеӊ формасы һәм пространствода урнашуы ярдәмендә рәсемнеӊ сюжетын күрсәтә белүне формалаштыру. Балаларныӊ күзаллауларын үстерү, төрле иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уяту.
-
"Теремкәй " әкияте))) 26.02.2020
Сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив һәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.
-
Бәйрәм белән!!! 23.02.2020
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!
Бәйрәм бүген, олы бәйрәм,
Лачын егетләр бәйрәме!!!
Кулларында һәрберсенең,
Булсын чәчәк бәйләме!!!Хөрмәт сезгә, һич онытылмас,
Сезнең данлы хезмәтләр!!!
Дөньялар да тыныч булсын,
Бәхеттә үтсен гомерләр!