Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Әйләнә- тирә белән танышу)) 10.10.2019
"Тату гаилә"
Гаилә әгъзаларын белү, аларны ихтирам итү, гаилә белән горурлану хисе тәр бияләү. Гаиләнең татулыгы нәрсәгә бәйле (бер –береңә игътибарлы булу, ярдәмлә шү, эне, сеңелләрне карашу) икәнен аңлату.
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт)))) 09.10.2019
Спорт белән дус булу
Кешене чыныктыра
Ул күңелне күтәрә
Дусларны да арттыра.
Сәламәт булыйк, дуслар,
Сәламәт булу кирәк
Спорт ул һәр кешегә
Исәнлек өчен кирәк.
-
Бәйрәм белән!!! 01.10.2019
Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
Хөрмәтле Өлкәннәребез!
Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау – сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!
-
мәктәпкә хәзерлек төркемендә тест вакыты))) 30.09.2019
-
Сөйләм телен үстерү шөгеле))) 27.09.2019
Рәсем буенча хикәя төзү.
1. Балаларда башкаларны тыңлый белү, кирәк урында үз фикерләрен аңлаешлы итеп җиткерә белү сыйфатлары тәрбияләү. 2. Балаларның игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, авазларның дөрес әйтелешен активлаштыру.
-
Матур йортлар төзибез))) 26.09.2019
«Конструктор»
Максат:Балаларны гади конструктор белән таныштыру. Тәрбияче белән берлектә конструктордан өйләр, машиналар төзергә өйрәтү. Үзләре ясаган корылмалар белән уен оештыру. Балаларның фантазиясен баету. Игътибарлылык тәрбияләү.
-
"Көзге муллык" 25.09.2019
Көзге натюрморт
Максат:Рәсемдә көзге натюрморт күренешен күрсәтү.
Дөрес итеп төрле төр яшелчә, җиләк-җимешләрне ясау.
Буяу белән дөрес эшләү күңекмәләрен булдыру.
Чиста-пөхтә эшләүне таләп итү.
-
Физкультура шөгеле))) 23.09.2019
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 16.09.2019
· Тема “Билетлар”
Максат: Балаларны кайчылар белән дөрес эшләргә, аны дөрес тотарга, ачарга,кәгазь тасманы кайчыны бер ачып ябу белән өлешләргә бүләргә өйрәтү.
-
15.09.2019
Язучы да Алиш, батыр да,
Яшен булып, яуда яшьнәгән!
Ил алдында тик бер тапкыр да,
Мин – батыр дип гайрәт чәчмәгә.
Ия булган тыйнак холыкка,
Ядкарь итеп исемен язмаган.
Ил-анасын кара коллыкта
Күңелендә йөрткән, назлаган.
Бик авырын юлның сайлап ул,
Кыю кичкән үлем даласын.
Яшь буыннар өчен маяк ул:
Рухландырыр балам баласын!
Олы җанлы ирләр сугышта
Уйлый илен соңгы сулышта.