Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Шигырь бәйрәме))) 26.04.2019
-
Шигырь бәйрәме))) 26.04.2019
-
25.04.2019
Арчаның №10 нчы балалар бакчасында уздырылган “Сандугачлы моңлы Тукай теле!”исемле конкурста безнең бакчадан Ихсанова Зәмирә һәм Кадырова Камилә “Бала белән күбәләк” җырын башкарып 3нче урын алдылар.Кызларга алдагы тормышларында да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел !" 24.04.2019
Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара. Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә. Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк. Мэктәпкәчә белем бирү учреждениясендә моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү, балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә.Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел !" 24.04.2019
24 нче апрель көнне балалар бакчасында “Юлда йөрсәң бул өлгер- юл кагыйдәсен нык бел” дигән темага ПДД буенча бәйрәм булып үтте. Бәйрәмдә балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Бу чараның максаты: юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү. Бу бәйрәмгә Арча районы ЮХИДИ инспекторы Мухаметзянова Энҗе Газизовна килгән иде. Ул балаларга һәм әти әниләргә үзенең киңәшләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Балаларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Балалар да, зурлар да бәйрәмнән матур тәэсирләр һәм зур канәгатьләнү хисе алды. Чара гаиләләрне берләштерде, катнашучыларга ярыш рухы өстәде.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе 24.04.2019
-
“Тамчылар тамар чаклар , ташулар агар чаклар...” 15.04.2019
13 нче апрель көнне Түбән Аты балалар бакчасы коллективы мәдәният йортында зур концерт куйды.
Концертта балалар , әти-әниләр, бакча эшчеләре катнашты. Бу концертны без узган елда да куйган идек. Ләкин быел концерт узган елдагыга караганда аерылып торды. Быел сәхнәдә бер катнашмаган кешеләр дә катнашты. Әти-әниләр елдан ел остара бара. Быел алар бик күп театраль тамашалар да күрсәттеләр. Авыл халкы бу концертны көтеп алды. 2 сәгатьтән артык барган чыгыш тамашачыларга бик ошады
-
Бәйрәм мизгелләре.))) 15.04.2019
Нәни кызлар диеп уйламагыз
Һәркем үсә нәнидән.
Үсеп җткәч чын биюче,
Чыгар әле алардан.
-
Бәйрәм мизгелләре.))) 15.04.2019
Бәйрәм булмый җыр – биюсез
Тибрәнсен дәртле көйләр,
Очкын чәчеп биючеләрМәңге картаймый диләр
Тартсын гармунчы гармунын
Биергә чык биюче.
Сүнгән йөрәкләр уянсын
Алкышласын һәр кеше.
-
Космонавтика көне)))) 12.04.2019
Бурычлар: Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру. Космоска кызыксыну уяту. Туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның сүз байлыгын активлаштыру. Тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү.