Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
| Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
| E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 176 детей |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
22.05.2021

Кыршауга басабыз
Алга,артка сикерэбез
Туктыйбыз да кабатлыйбыз,
Курсэткэнчэ апабыз.
-
20.05.2021

Уен «Кайчан була? »
«Экологик сукмак» проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә «Бу кайчан була?» дигән уен уздырылды. Балаларның ел фасыллары, һәр айның характерлы билгеләре турында күзаллауларын ачыклау максаты белән үткәрелә.
-
19.05.2021

Бүген безнең бакчабыз зур кунаклар кабул итте. Бакча белән танышырга " Салават күпере" һәм " Сабантуй" журналы хезмәткәрләре- Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы,Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы кайттылар. Очрашу Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе һәм Арча үзәк китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Балалар һәм тәрбиячеләр, кунакларны каршы алып,музеебыз эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунакларга җырлап,биеп,шигырь сөйләп,үз чыгышларын күрсәттеләр. "Салават күпере" журналы балалар өчен кызыклы проектлар,бәйгеләр оештырып тора. Бу проектларны тәрбиячеләребез бик теләп эшләрендә кулланалар,балалар да кызыксынып,туган тел үзләштерәләр. Журнал хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре,кызыклы проектлар,яңа бәйгеләр турында сөйләделәр. Чыннан да бу журналлар һәр татар гаиләсендә булырга тиеш. Алар- балачак юлдашлары. Бүген бакчабыз һәм " Салават күпере"," Сабантуй" журналлары арасында салынган дуслык күпере киләчәктә тагы да ныгыр дип ышанабыз.
-
11.05.2021

Халкыбызның милли уеннары тел байлыгын, сөйләү мәдәниятын үстерүгә, аны баетуга шактый өлеш кертә.Безнен10нчы бакча балалары татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
-
09.05.2021

9 Мая – праздник, который особенно дорог сердцу каждого человека. Мы радуемся мирному небу над головой и одновременно грустим о тех, кто не вернулся с войны. Прошло 76 лет с того момента, когда прозвучали долгожданные праздничные салюты, салюты Победы в Великой Отечественной войне. Но сколько бы лет ни прошло, каждый год 9 мая вся страна выходит на парады и митинги, чтобы вспомнить радость, переполнявшую сердца людей в момент окончания этой страшной войны, чтобы почтить память тех, кто ценой своей жизни спас мир для нас, для того, чтобы мы жили мирно и счастливо.
9 Мая в честь празднования Дня Победы в нашем городе прошёл торжественный митинг, посвященный 76-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне. На митинг собрались жители и гости, дошкольники и педагогические коллективы. На митинге звучали проникновенные стихи о том страшном времени, было сказано много глубоких, пронзающих слов, от которых на глазах появлялись слёзы. Затем участники митинга возложили к памятнику венки, цветы.
-
30.04.2021

Балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү бик җиңел эш түгел. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим. Балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләрен тәрбияләүдә әти-әниләр дә,тәрбиячеләрдә бердәм эшләргә тиешләр. Бүген 1нче номерлы мәктәпкә чыгарылыш группасы белән “ Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шигырьләр, җырлар башкардылар, табышмакларга җаваплар таптылар, уеннар уйнадылар. Кунагыбыз булып янгын сүндерү оешмасыннан Сәләхов Рөстәм Равшан улы килгән иде. Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәү кагыйдәләрен искә төшерде. Янгын чыгу очракларының сәбәпләрен аңлатты, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклен өйрәтте. Киләчәктә дә балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәүләренә ышанып калабыз.
-
29.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Биектау районы Ямаширмә авылы балалар бакчасы республикакүләм " Иң милли тәрбияче" конкурсы үткәрде. Бу бәйгедә безнең бакчаның татар теле тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәровна, " Иң яхшы милли бәйрәм" номинациясендә катнашып, беренче урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасы 29нчы апрель көнне Ямаширмә балалар бакчасында узды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз,алга таба да уңышлар телибез.
-
28.04.2021

Безнең балалар бакчасы балалары халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
-
26.04.2021

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел. Шул уңайдан бакчабызга иртән һәркем милли киемдә килде. Татар теле тәрбиячесе Гарифуллина Р.Х. педагоглар өчен " Тукай- якты йолдыз" исемле консультация үткәрде. Тәрбиячеләр тарафыннан шагыйрьнең тормышына,иҗатына багышланган әңгәмәләр,эшчәнлекләр оештырылды. Көн дәвамында балалар белән аралашу татар телендә барды. Нәниләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карадылар.
-
25.04.2021

23апрель көнне Арчаның 7нче номерлы балалар бакчасында " Шигъриятнең якты йолдызы" исемле шигырь сөйләү конкурсы булып узды. Бу бәйгедә безнең бакчадан уртанчылар төркеменнән Шакирова Зилә һәм 2нче номерлы зурлар төркеменнән Хөснетдинова Зәлинә катнашты. Алар татар шагыйрәләренең шигырьләрен сәнгатьле сөйләп тә, тәрбияче апалары белән сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Балаларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләргә,әти- әниләргә, лаеклы чыгыш ясаган нәниләребезгә зур рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә туган телләрендә шулай яратып аралашып үссеннәр иде.
--






