Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
11 сыйныф укучысы Президент чыршысында 25.12.2016

Мәктәбебезнең иң лаек укучысы Гиниятуллин Алмаз 25 декабрь көне Боз сараенда үткән Президен чыршысында катнашты һәм яхшы кәеф,уңай тәэсирләр белән кайтты.
-
Яңа ел кичәсе оешкан төстә үтте 24.12.2016

Мәктәп күләмендә Яңа ел кичәсе әзерлек белән,оешкан төстә,күңелле узды.1-5 сыйныф укучылары “Яңа елны көткәндә” исемле,ә 6-11 сыйныфлар “Әтәч-шоу” дигән тамаша тәкъдим иттеләр.Балалар туйганчы күңел ачып,яңа ел бүләкләрен алып,зарыгып көтеп алган кышкы каникулга таралдылар.
-
Үзәк чыршыны ачу тантанасында 23.12.2016

Районыбызның үзәк паркындагы чыршыны ачу бәйрәмендә 4 сыйныф укучылары Гарипов Азат һәм Мифтахова Язгөл катнаштылар.Район башлыгы,килгән кунаклар,районыбыз һәвәскәрләренең чыгышы,уеннар һәм дәртле биюләр балалар күңеленә хуш килде.
-
“12000 изгегамәл “акциясе дәвам итә 19.12.2016

Юнармия хәрәкәте әгъзалары изге гамәлләр башкаруларын дәвам итәләр.Өлкән яшьтәге әби-бабайларга дарулар,азык-төлек алып кайтып бирәләр,терлекләргә печән,салам кертүдә булышалар,кар көриләр.Һәйкәлләргә,чишмәләргә шефлык итәргә дә онытмыйлар.
-
“Наркотиклар-бәла билгесе” 19.12.2016

Дәүләтҗанова М. үзенең 9 сыйныф укучылары белән,югары класс укучылары өчен,наркотикларның организмга зарарлы тәэсирен, аянычлы нәтиҗәләрен кисәтүгә багышланган ачык тәрбия сәгате әзерләп үткәрде.Соңыннан ,тормышның кыйммәтен аңларга өйрәтүче видеоролик күрсәтелде.
-
Яңа елга әзерләнәбез 17.12.2016

Барыбызның да көтеп алган бәйрәме –Яңа елны каршы алырга зур әзерлек бара.Аеруча кыш бабайның нәни дуслары түземсезлек белән көтә.Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар ,Фәйзуллина Ләлә апалары белән бергәләп,тәрәзәләргә бизәкләр төшерәләр,класс бүлмәләрен бизәү өчен менә шундый нәфис чыршылар иҗат итәләр,бүләкләр әзерлиләр.
-
“12000 изгегамәл “акциясе 16.12.2016

Ун укучыны берләштергән “Юнармия” хәрәкәте әгъзалары 12000 изге гамәл акциясенә теләп кушылдылар.Әби-бабайларга көндәлек эшләрендә булышалар,телефон өчен акча салырга ,айлык түләүләрен түләргә,яңа ел чыршысы бизәргә һәм башка күп кенә яхшы гамәлләр башкарырга өлгерделәр инде.Акция дәвам итә.
-
Мәктәп ишек алдында кардан төрле сыннар пәйдә булды. 16.12.2016

-
Инвaлидлар декадасы уңаеннан 13.12.2016

Әлеге уңайдан, бер төркем укучылар ,Әлмәндәр авылында яшәүче хезмәт ветераны,биш бала анасы Хафизова Фәйрүзә апаның өенә барып,хәлләрен белеп,күчтәнәчләр тапшырып кайттылар.Күп авырлыклр күргән әбинең сәламәтлеге инде нык какшаган,күңеле дә йомшарырга гына тора.Аның укучыларга булган рәхмәт хисләре күз яшьләре булып бәреп чыкты.Изгелек кылудан укучылар үзләре дә канәгать калдылар.
-
12 декабрь-РФ Конституциясе көне. 12.12.2016

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. ,мәктәпкүләм линейкада Конституция көне уңаеннан чыгыш ясады.Ул Россия Конституциянең ,кешенең хокукларын,иреген яклаучы,илебездәге башка законнарның асылын,эчтәлеген билгеләүче төп законы булуын,12 декабрь- дәүләт куләмендәге зур бәйрәм көне булуын ассызыклап үтте.






