Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Волейбол ярышлары 01.04.2017

1 апрель көне элеккеге укучыбыз , эшмәкәр Илалов Илдар призына волейбол ярышлары үтте. Ярышта Чури Бураш,Зур Күккүз ,Борнаш мәктәпләреннән 6 команда (егетләр һәм кызлар командалары) катнашты.Борнаш урта мәктәбенең егетләре дә,кызлары да беренчелекне бирмәделәр.Афәрин!!!
-
“Созвездие-Йолдызлык”-2017 27.03.2017

“Созвездие-Йолдызлык”-2017 фестиваленең район этапларын уңышлы үтеп, Мубаракшина К.”вокал-соло” , Абдуллина З.”конферанс” номинациясендә ,Буа шәһәрендә үткәрелгән зона этабында катнашу бәхетенә ирештеләр. Абдуллина З.гала концертта катнашып , Казан шәһәрендә үтәчәк супер-финалга чакыру алды.Яңа уңышлар сиңа,Зәринә!
-
”Сыерчык оялары бәйгесе” 24.03.2017

Районкүләм традицион “Сыерчык оялары конкурсы”нда 2 класс укучысы Салахова Лилия (җитәкчесе Тәхәвиева Э.) II урын яулады.”Җизни абыем алтын куллы,ул мине менә шулай сөендерде.Хәзер инде канатлы дусларымның киләсен генә көтәсе калды”-, ди Лилия.
-
Педагогический совет 23.03.2017

Во время каникул был проведен педагогический совет на тему "Роль внедрения новых педагогических и информационных технологий в повышении качества образовательного процесса" (Результативность работы школы по методической теме)
-
“Дулкыннар” фестиваледә 15.03.2017

Р.Вәлиев иҗатына багышланган Республикакүләм “Дулкыннар” фестиваленең район турында Камилә Мубаракшина “вокал-соло” номинациясендә җиңү яулап , Казан шәһәрендә , зур сәхнәдә чыгыш ясап кайтты.
-
Памяткалар таратылды 11.03.2017

Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан коррупция күренешен профилактикалау чаралары үткәрү кысаларында,закон алдында җаваплылык һәм хокук нормаларын аңлату максатыннан “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән памяткалар әзерләде.Өлкәннәр советы һәм волонтерлар отряды әгъзалары әлеге буклетларны мәдәният йорты,китапханә,кибет биналарына куйдылар,шулай ук интернет челтәрендә , мәктәп, җирле үзидарә сайтларына тарату оештырдылар.
-
“Ватанны саклаучылар көне” 22.02.2017

“Ватанны саклаучылар көне”, уңаеннан мәктәп күләмендә, “Татар егете-2017” бәйгесе үткәрелде.Әлеге бәйгене татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина Нурия әзерләде.5-8 класс егетләре тапкырлыкта, җитезлектә һәм осталыкта көч сынаштылар.Иң күп очконы 5 класс укучысы Җәләлиев Камиль җыйды һәм “Татар егете-2017” исеменә лаек булды.Бәйге җырлар ,биюләр белән үрелеп барды.
-
Бездә кунакта-хәрби диңгез флоты ветераны 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Казан шәһәрендә яшәүче, Борнаш авылында туган , балачагын шушы авылда үткәргән, югары хәрби исемнәргә ия булган хәрби диңгез флоты ветераны Мәхмүтов Радик Мөхәммәт улы белән очрашу булды. Ветеран үзенең чыгышында укучыларны белемгә омтылырга, тырыш булырга, спортны яратырга өндәде. Аталарча итеп, үз үрнәгендә, мактаулы хәрби хезмәт юлы мисалында, төпле киңәшләрен бирде. Соңыннан “Юнармия”хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчесе Хәйруллин Айдар белән белән очрашып, дәрес- әңгәмә үткәрде.
-
Тыюлык дәресләре үтә 21.02.2017

2017 ел Рәсәйдә “Экология һәм аеруча саклана торган тирәлекләр елы “ буларак игълан ителде.Шул уңайдан,январь аенда, “Бөтенроссия тыюлыклар дәресе” проекты старт алды.Әлеге проект кысаларында , мәктәбебезнең барлык классларында, класс җитәкчеләре, озынайтылган көн төркеме җитәкчеләре, рус һәм татар әдәбияты укытучылары тыюлыкларга багышланган дәресләр үткәрәләр һәм заповедныйурок.рф сайтына отчетлар җибәрәләр. “Тыюлыклар”дип исемләнгән оештыру үзәгеннән барлык укытучыларга да рәхмәт хатлары һәм дипломнар килә
-
Афәрин, Алмаз! 18.02.2017

Казан шәһәренең 14 гимназия базасында татар галиме,мәгрифәтче Ибраһим Хальфинга багышланган мәктәп укучыларының фәнни-эзләнү конференциясе булды. Әлеге чарада безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Гыйниятуллин Алмаз катнашты(җитәкчесе Гыйниятуллина Нурия).Ул ”Туган якны өйрәнү” секциясендә үзенең эзләнү эше белән чыгыш ясап, IIIдәрәҗә дипломга лаек булды. Алмазны чираттагы уңышы белән котлыйбыз!






