Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы башланды 16.01.2017

Борнаш урта мәктәбендә “Әдәби кунакханә” түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Музаффарова Сания),”Рус теле һәм әдәбияты патшалыгында” дигән тамаша әзерләп күрсәттеләр.Әлеге патшалыкның мавыктыргыч,бай дөньсына сәяхәт вакытында укучылар дөньякүләм танылган рус әдәбиятының йолдызлары А.С.Пушкин,М.Ю.Лермонтов,Ф.И.Достоевский,М.Булгаков турында белемнәрен үстерделәр,Е.Онегин,Печорин,Мастер һәм Маргарита кебек геройларны күңелләрендә яңадан тудырып, рус сәнгатенә карата соклану һәм горурлык хисләре кичерделәр.
-
Казан шәһәренә экскурсия 15.01.2017

10 класс укучысы Вәлиев Рәзил Татнефть Аренада булган “Алладин һәм Утны буйсындыручы”дигән боз өстендәге шоу тамашасын карарга Казанга барып кайтты.Элеге чараныАпас районы башкарма комитетының яшьләр белән эшләү бүлеге оештырды.
-
13.01.2017

Бүген “ЮИД” отряды әгъзалары “Әллүки “балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән очраштылар. Юл кагыйдәләренә багышланган занятиядә катнаштылар, балалар белән аралаштылар.
-
Очрашу булды 13.01.2017

Борнаш урта мәктәбенең элеккеге укучысы, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, отставкадагы юстиция киңәшчесе Гаптелганиев Рафис Гаптелбари улы белән очрашу булды.Ул үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды,укучы балаларга тормышта үз юлыңны табу,теләгеңә һәм уңышларга ирешү өчен саллы киңәшләрен бирде,үз үрнәгендә, матур мисаллар китерде.Рафис Гаптелбари улы буш кул белән килмәгән: музейга экспонатлар һәм укучыларга хоккей киемнәре алып килгән. Зур рәхмәт аңа!
-
Район башлыгы чыршысы 05.01.2017

Бүген район мәдәният йортында уку алдынгылары ,төрле конкурсларда җиңү яулаган иң лаеклы укучылар Глава чыршысында катнаштылар.Мәктәбебездән беренче яртыеллыкны гел “5”билгеләренә тәмамлаган ун укучыбыз һәм Республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган Замалиева Ә.,Ахметова Э.,Миннебаев А. катнашты.Алар яңа ел күчтәнәчләре,мактау грамоталары ,саллы бүләкләр алып кайттылар.
-
Йөзү ярышлары 04.01.2017

Глава кубогына йөзү ярышлары узды.Безнен мәктәптән, Хәйруллин Айдар җитәкчелегендә Насыров Эмильбелән Узбеков Имиль катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Афәрин ,егетләр!
-
Яңа елда беренче уңышыбыз 03.01.2017

3 январь көне Боз сараенда, 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк булган малайлар арасында. Глава кубогына хоккей ярышы булды.Сөләйманов Илфат җитәкчелегендәге мәктәбебез командасы ,уңышлы чыгыш ясап,3 урынга лаек булды.Өметле егетләребезгә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын!
-
Рәхмәт сина,Кыш бабай! 02.01.2017

Каток өсте көндез дә кичләрен дә бушап тормый.Балалар рәхәтләнеп тимераякта шуалар,кичләрен үзара хоккей уйныйлар,тәҗрибәләрен арттыралар.Балар белән бергә әти-әниләрнен дә катокка йөрүе тагын да куандыра.Рәхмәт сина,Кыш бабай!
-
Каникуллар күңелле дә,файдалы да үтә. 29.12.2016

Каникуллар-9,11 класс укучыларына белемнәрен ныгытыр өчен иң кулай вакыт.Шуңа барлык фәннәрдән дә консультацияләр үткәрелә һәм сынап карау эшләре оештырыла.
-
Ура!!!Кышкы каникуллар!!! 26.12.2016

Укучы балалар зарыгып көтеп алган каникуллар башланып китте.9,11 классларны имтиханнарга әзерләү буенча консультацияләр графигы,калган укучылар өчен төрле чаралар,спорт уеннары расписаниясе әзер. Ялларыбыз күңелле,файдалы һәм имин үтсен!






