Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Чәчәкләр үстерәбез 23.05.2017
Мәктәп-тирә юнен матурлау-бизәү буенча кызу эш кайный. -
ЕНИ (Европейская неделя иммунизации) 20.05.2017
19-20 май көннәрендә халыкны иммунизацияләү һәм аның әһәмиятен пропагандалау буенча чаралар үткәрелде.Башлангыч класс укытучылары балаларга прививкалау турында аңлаттылар.5-7 сыйныфлар өчен ,организмның инфекциягә каршыторучанлыгын күтәрүдә прививкаларның зарурлыгы хакында эчтәлекле дәрес-презентация үткәрелде.Авыл фельдшерлары Ахмадуллина Г. һәм Гарипова Г.ата-аналар алдында чыгыш ясадылар һәм прививкалауга җитди карарга чакырдылар. -
17 май-Халыкара ышаныч телефоны көне 17.05.2017

Балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан һәм әлеге хезмәткә ярдәм итү йөзеннән,Россия күләмендә “Доверяем вместе!” дигән тема астында акция игълан ителде.Илебезне ,шул ук исем астында телемост берләштерә.Әлеге акциядә безнең укучыларыбыз да катнашты.
-
Тормышны сакла!#Тизлекне кимет! 15.05.2017

"Тормышны сакла!#Тизлекне кимет!" акциясе кысаларында яшь инспекторлар отряды юлдан узучы шоферлар белән очраштылар. Мәгълүмати буклетлар таратты һәм юлларда иминлек теләде.
-
«Светяшки.Дай свет жизни!» 13.05.2017

Министрларкабинетының 20.04.2017 №735-р күрсәтмәсе һәм “Светяшки.Дай свет жизни!” проекты кысаларында ЮИД отряды әгъзалары (җитәкчесе Замалиева А.Г.),иминлекне тәэмин итүне көчәйтү максатында,укучыларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементларны булдыруны пропагандалау буенча төрле чаралар оештыралар.
-
Бөек Җиңүгә-72 ел! 09.05.2017

Илебез халкының фашистларны тар-мар итүенә 72 ел тулу уңаеннан, барлык авыл җирлекләрендә,сугышта башларын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинглар үтте.Һәркемнең күңелендә бер теләк –“Сугышлар булмасын!Кан коелмасын!Күз яшьләре түгелмәсен!”
-
“Юнармия” әгъзалары-Җиңү парадында 09.05.2017

9 май көне,Хәйруллин Айдар җитәкчелегендәге “Юнармия”әгъзалары район үзәгендә үткәрелгән Җиңү парадында катнаштылар.Әлеге зур күләмле,зур тәрбияви әһәмиятле чарадан укучылар олы тәэсирләр белән кайттылар.Ватаныбызның ышанычлы сакчылары булырга шулай әзерләнәләр.
-
IV төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштык 28.04.2017

Миннебаев Айнур Айдар улы,Казан шәһәренең 20 нче гимназия базасында үткәрелгән “Алиш эзләреннән” дип исемләнгән IV төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты (җитәкчесе Миннебаева А.Ф.)Ул “Шигърият бакчасында” секциясендә чыгыш ясап лауреат исеменә лаек булды.Уңышларың белән котлыйбыз, Айнур!
-
Россиякүләм ачык дәресләр үтте 28.04.2017

Татарстан хөкүмәтенең 07.02.2017 № 64 карары нигезендә,Балалар иминлеге айлыгы кысаларында,тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча ачык дәресләр үтте.Әлеге чарада Әлмәндәр авылы янгыннан саклану аерым посты җитәкчесе Ахметов Т. катнашты.
-
27.04.2017

3 класс укучылары,класс җитәкчесе Вилданова Ландыш апалары җитәкчелегендәГ.Тукайның туган көне уңаеннан ,Тукай әкиятләренә карата иҗади эшләр башкардылар.Иң мөһиме,алар үз эшләреннән канәгать.Тукайның һәр әкияте балалар күңеленә якын һәм онытылмаслык булып кереп урнашкан шул .






