Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
“12000 изгегамәл “акциясе дәвам итә 19.12.2016

Юнармия хәрәкәте әгъзалары изге гамәлләр башкаруларын дәвам итәләр.Өлкән яшьтәге әби-бабайларга дарулар,азык-төлек алып кайтып бирәләр,терлекләргә печән,салам кертүдә булышалар,кар көриләр.Һәйкәлләргә,чишмәләргә шефлык итәргә дә онытмыйлар.
-
“Наркотиклар-бәла билгесе” 19.12.2016

Дәүләтҗанова М. үзенең 9 сыйныф укучылары белән,югары класс укучылары өчен,наркотикларның организмга зарарлы тәэсирен, аянычлы нәтиҗәләрен кисәтүгә багышланган ачык тәрбия сәгате әзерләп үткәрде.Соңыннан ,тормышның кыйммәтен аңларга өйрәтүче видеоролик күрсәтелде.
-
Яңа елга әзерләнәбез 17.12.2016

Барыбызның да көтеп алган бәйрәме –Яңа елны каршы алырга зур әзерлек бара.Аеруча кыш бабайның нәни дуслары түземсезлек белән көтә.Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар ,Фәйзуллина Ләлә апалары белән бергәләп,тәрәзәләргә бизәкләр төшерәләр,класс бүлмәләрен бизәү өчен менә шундый нәфис чыршылар иҗат итәләр,бүләкләр әзерлиләр.
-
“12000 изгегамәл “акциясе 16.12.2016

Ун укучыны берләштергән “Юнармия” хәрәкәте әгъзалары 12000 изге гамәл акциясенә теләп кушылдылар.Әби-бабайларга көндәлек эшләрендә булышалар,телефон өчен акча салырга ,айлык түләүләрен түләргә,яңа ел чыршысы бизәргә һәм башка күп кенә яхшы гамәлләр башкарырга өлгерделәр инде.Акция дәвам итә.
-
Мәктәп ишек алдында кардан төрле сыннар пәйдә булды. 16.12.2016

-
Инвaлидлар декадасы уңаеннан 13.12.2016

Әлеге уңайдан, бер төркем укучылар ,Әлмәндәр авылында яшәүче хезмәт ветераны,биш бала анасы Хафизова Фәйрүзә апаның өенә барып,хәлләрен белеп,күчтәнәчләр тапшырып кайттылар.Күп авырлыклр күргән әбинең сәламәтлеге инде нык какшаган,күңеле дә йомшарырга гына тора.Аның укучыларга булган рәхмәт хисләре күз яшьләре булып бәреп чыкты.Изгелек кылудан укучылар үзләре дә канәгать калдылар.
-
12 декабрь-РФ Конституциясе көне. 12.12.2016

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. ,мәктәпкүләм линейкада Конституция көне уңаеннан чыгыш ясады.Ул Россия Конституциянең ,кешенең хокукларын,иреген яклаучы,илебездәге башка законнарның асылын,эчтәлеген билгеләүче төп законы булуын,12 декабрь- дәүләт куләмендәге зур бәйрәм көне булуын ассызыклап үтте.
-
9 декабрь-Ватан геройлары көне 09.12.2016

Яу кырында да, тыныч тормышта да илнең иминлеген саклау һәм үстерү өчен көч һәм, еш кына гомерләрен куйган батыр һәм тырыш шәхесләр нәкь менә безгә үрнәк булып тора. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. җитәкчелегендә 5-8 укучылары , кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре тарих битләренә язылган һәм буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән Изге Георгий ордены кавалерлары һәм Апасыбызның үзе үстергән герой уллары турында сөйләделәр, хөрмәтләп искә алдылар.
-
9 декабрь-Коррупциягә каршы көрәш көне. 09.12.2016

Элеге уңайдан Хокук бозуларны кисәтү советы әгъзалары(җит.Валиахметова Г.В.) югары класс укучылары алдындаа “Коррупция һәм Россия хөкумәте”темасына чыгыш ясадылар.Коррупциянен җәмгыяткә китергән зыяны,җимергеч роле һәм коррупциягә каршы законнар турында сөйләделәр.
-
Всероссийская акция «СТОП ВИЧ/СПИД» 30.11.2016

Члены Совета старшеклассников “Дуслык” выпустили листовки о профилактике ВИЧ инфекций и о том как себя беречь от СПИДа, сделали буклет “Жизнь прекрасна!”, которых распространяли среди учащихся и населения.






