Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Террорга каршы профилактик занятие 23.10.2017

Директор яны киңәшмәсендә ТИН укытучысы Хәйруллин А.А.укытучылар коллективын гадәттән тыш хәлләр туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы инструкция белән таныштырды, саклану алымнары турында аңлатты .
-
Конституцияне өйрәнү айлыгы дәвам итә 23.10.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы “РФ конституциясен өйрәнү айлыгы” кысаларында, югары класс укучылары арасында “Син конституцияне беләсезме?”темасына викторина әзерләп үткәрде.Барлык катнашучылар да конституцягә кагылышлы белемнәрен ныгыттылар.10 нчы класс укучылары күбрәк бал җыеп җиңү яуладылар.
-
Экологик чара. 21.10.2017

Кече Болгаер авыл китапханәсе мөдире Гайфуллина Гөлүсә һәм Зарифуллина М.Г. җитәкчелегендә 9 нчы класс укучылары, экология елы кысаларында, башлангыч сыйныф укучыларына “Суың – күңелләрнең дәвасы, илһамы!” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырдылар. Чарада чишмәләрнең әһәмияте, тарихы һәм чисталыгын кайгыртуга кагылышлы чыгышлар яңгырад
-
Көн кадагында дөрес туклану мәсьәләсе 21.10.2017

Балаларның дөрес һәм тулы кыйммәтле туклануына багышланган сорауларны хәл итү өчен ата-аналар комитеты утырышы булды.Көн тәртибендә бердәм менюга күчү,ата-аналардан җыела торган взнос турындагы сораулар да каралды һәм уңай хәл ителде.
-
Илебезнең хәрби тарихына багышланган ачык дәрес 17.10.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М.З югары сыйныф укучылары өчен Мәскәү сугышына багышланган дәрес-презентация үткәрде.
-
Байтикка – республика профильле астрономия мәктәбе “Орион”га! 15.10.2017

6 класс укучылары Залялиев Камил белән Габдрахманов Илгиз “Орион” астрономия мәктәбенә бер атналык укуга киттеләр. Мәктәп “Республика олимпиада үзәге” белән КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы тарафыннан оештырылган.
-
РФ Конституциясенөйрәнү айлыгы бара 13.10.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М.З. башлангыч сыйныф укчылары өчен “Мин-гражданин” дигән темага класс сәгате үткәрде.Үтемле итеп дәүләтебезнең төп законы,дәүләт төзелеше,законнарның ничек барлыкка килүе, шулай ук хокуклар һәм бурычлар турында аңлатты.
-
“Бәйрәм белән,укытучым!” 07.10.2017

Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан,мәктәп күләмендә зур оешканлык белән,“Бәйрәм белән,укытучым!” дип исемләнгән кичә булды. Аны Җамалиева А.Г. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары оештырды.Әлеге чарага ветеран укытучыларыбыз да килде,бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Мәктәптә Үзидарә көне 06.10.2017

Өлкәннәр советы әгъзалары ,мәктәп директоры рөхсәте белән,мәктәп күләмендә Үзидарә көне үткәрделәр.Югары класс укучылары үзләрен укытучылар ролендә сынап карадылар.Математика,биология,физик хәзерлек,әйләнә-тирә фәннәреннән дәресләр бирделәр.Фәнчеләр укучыларның тырышлыкларын,инициативаларын уңай яктан бәяләделәр,ә иң мөһиме,барык укучылар да канәгать калдылар.
-
Тимурчылык эшләре дәвам итә 05.10.2017

“Өлкәннәр ункөнлеге” уңаеннан тимурчылык эшләре акивлашты .Дәресләрдән соң 5-9 сыйныф укучылары өлкәннәргә көзге эшләрдә ярдәм итәргә йөриләр.Өлкәннәребезнең чын йөрәктән әйткән сүзләре безнең өчен зур шатлык.






