Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәдәни көндәлекләр таратылды 22.09.2017

Китапханәче Сәлимуллина Фирая апалары башлангыч класс укучыларына.Р.Миннеханов инициативасы белән чыгарылган мәдәни көндәлекләр таратты һәм балаларны конкурс шартлары белән таныштырды,бәйгедә актив катнашырга чакырды.Ике этаптан торган әлеге конкурста җиңүче балаларны бүләкләр көтә.
-
«Тынычлык күгәрчене” акциясе 21.09.2017

«Тынычлык күгәрчене” акциясендә актив катнаштык .Канатына сугышта ятып калган бабаларыбыз исеме һәм теләкләр язылган кәгазь күгәрченнәр беркетелгән шарлар очырдык.изге теләкләребез чынга ашсын,сугышлар кабатланмасын!!!
-
Профилктик әңгәмә утте 20.09.2017

ПДН начальнигы Михайлова Рания Ришат кызы белән файдалы очрашу булды.Ул укучыларның хокуклары,бурычлары турында үтемле итеп аңлатты,киңәшләр бирде һәм җитди итеп таләпләр дә куйды.
-
Класс сәгате булды 19.09.2017

«Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында класс җитәкчеләре Замалиева А.һәм Валиахметова Г. 5-6 сыйныф укучылары өчен ,авыл имамы Вәлиев Хәмит абый катнашында класс сәгате әзерләп үткәрделәр.Ул укучыларны акыллы булырга ,барлык милләт,барлык дин кешеләренә карата хөрмәт белән карарга,үзеңдә толерантлык сыйфатлары тәрбияләргә чакырды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 19.09.2017

Әлеге чарада мәктәбебез командасы актив катнашты.Йөзү,гер күтәрү һәм 100 метрга йөгерү буенча ярышларда призлы урыннар яуладык.
-
«Кросс нации-2017» 18.09.2017

Элегечарада мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады.Командалар арасында 2 урынны яуладык.Шәхси беренчелектә 9 класс укучысы Насыров Эмиль иң җитезе булды һәм 1 урынга чыкты.Котыйбыз!!!
-
15 сентябрь-“Варислартуган көн” 15.09.2017

5 сыйныф укучыларын варислыкка кабул итү тантаналы шартларда үтте.Педагог оештыручы Л.Фәйзуллина балаларга галстуклар бәйләде,өлкән буынга лаеклы алмашчылар булып үсүләрен теләде.
-
Уңыш-2017 14.09.2017

Мәктәп бакчасында кызу эш кайный.Тырыш хезмәт бушка китмәде,елның үзенчәлекле килүенә карамастан,уңышыбыз-сөенерлек.
-
ГТО нормативлары тапшырырга әзерләнәбез 13.09.2017

Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексының көзге фестиваленә әзерлек эшләре бара.Физик хәзерлек укытучылары Сөләйманов И. һәм Хәйруллин А. укучылар белән җитди шөгыльләнәләр.
-
Сәламәтлек-беренче урында 12.09.2017

2,4 сыйныф укучылары ,”Айболит” әкиятен яңача-сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга карата үзгәртеп сәхнәләштерделәр.Балаларның дәрестән тыш эшчәнлеге кысаларында әзерләнгән чараның җитәкчесе Ахметшина А.Г.






