Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
«Наркотикларга каршы-спорт» 08.11.2017

Мәгариф бүлегенең 03.11.2017 № 902 номерлы хаты нигезендә ,яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтүгә багышланган чаралар үткәрелә.Физик хәзерлек укытучысы Хәйруллин Айдар ,“Наркотикларга каршы –спорт” темасы астында, 5-6 класс укучылары арасында уен-ярышлар,”Хәрәкәтле уеннар” түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучылары белән күңелле стартлар әзерләп үткәрде.
-
11 класс укучысы КФУ базасында үткәрелгән конференция-конкурста катнашты 02.11.2017

2 ноябрь көне 11 класс укучысы Мингалиева Динара Казанда КФУ базасында үткәрелгән Л.Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни конференция-конкурста үзенең фәнни-эзләнү эше белән чыгыш ясап IIIдәрәҗә дипломга лаек булды.Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Альбина Фәргать кызына фәнни җитәкче сертификаты тапшырылды.Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
К.Тинчурин театрына экскурсия 01.11.2017

Балаларның көзге каникулын күңелле дә,файдалы да итү максатыннан,районыбыз җитәкчелеге Казан шәһәренә экскурсияләр оештырды.К.Тинчурин театрына барып балалар өчен махсус әзерләнгән спектакль карап кайту бәхете безнең мәктәптән бертуган Нуруллиналарга насыйп булды.Иң мөһиме ,укучыларыбыз шатланып,канәгать булып кайттылар.
-
Фәнни-гамәли конференциядә 01.11.2017

10 сыйныф укучылары Зәйнуллина И. һәм Хафизова Р.Буа шәһәрендә үткәрелгән “Шәҗәрәләр-нәсел агачы”дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә үзләренең эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар(җит.Дәүләтҗанова М.З.)Кызлар үз нәселләренең үткәнен,әби-бабаларының гыйбрәтле тормышларын,көнкүрешләрен өйрәнүне дәвам итәчәкбез дигән теләк белән кайттылар.
-
Интернет челтәрен куркынычсыз куллану 28.10.2017

Класс сәгатьләре "Интернет челтәрләрен куркынычсыз куллану" темасы астында узды. Укучыларны төрле чикләүче программалар белән таныштырылды.
-
“Оста куллар-1” түгәрәге эшчәнлеге 28.10.2017

Фәйзуллина Л.җитәкләгән “Оста куллар-1” түгәрәгенә башлангыч сыйныф укучылары яратып йөриләр.Рәсем ясау,буяулар белән эш итү серләренә төшенәләр.Кәгазьдән,пластилиннан төрле кул эшләр иҗат итәләр.Соңыннан һәркем үз эшен мини-күргәзмәгә урнаштыра.
-
Китапханәче бездә кунакта 28.10.2017

Башлангыч сыйныфларның класс сәгате балалар язучысы Д.Н.Мамин-Сибирякның тууына 165 ел тулу уңаеннан,аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды.Әлеге чарада Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гайфуллина Г.катнашты.Ул балаларга язучының китапларын тәкъдим итте,әкиятләре белән таныштырды.Кайбер әкиятләрен мавыктыргыч итеп сөйләп тә күрсәтте.Ә балалар исә ,үз чиратларында,язучының дәресләрдә өйрәнгән әкият-хикәяләре белән уртаклаштылар.
-
ТР ның яшь гражданнары форумы 26.10.2017

25 октябрь көнепедагог-оештыручы Фәйзуллина Л.җитәкчелегендә ,мәктәбебезнең бертөркем актив укучылары: Миннебаев А.,Мингалиева Д.,Абзалова С.районда оештырылган Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумында катнаштылар.Форум ,спорт һәм яшьләр эше министырлыгы инициативасы белән оештырылды.Балалар аерым секция-төркемнәргә бүленеп ,район үсешенә кагылышлы,яшьләр тормышын тагын да эчтәлекле һәм файдалы итү юлларын барладылар.
-
Парламент дәресләре үтте 26.10.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М.,ТР конституциясенең 25 еллыгына багышлап ,югары класс укучылары өчен парламент дәресе әзерләп үткәрде.Әлеге дәрестә район советы депутаты Сайфуллина Зилә катнашты.
-
Озынайтылган көн төркеме эшчәнлеге 24.10.2017

Файзуллина Л.М. җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә балалар теләп йөриләр.Дәресләргә әзерлек,саф һавада хәрәкәтле уеннар дан тыш кәгазьдән төрле кул эшләре эшләргә өйрәнәләр.Ә моның өчен балаларның кул астында барлык кирәк-яраклары да бар.






