Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Өлкәннәр декадасы” старт алды 02.10.2017

1.10.2017-10.10.2017 срокта “Өлкәннәр декадасы” акциясе дәвам итәчәк.Өлкәннәргә ярдәм оештыру,хәлләрен белү,ветеран укытучыларыбыз өчен бәйрәм кичәсе,күргәзмәләр һәм төрле очрашулар планга алынды.Өлкән яшьтәгеләрне һәм картлыкны хөрмәт итү –безнең изге бурычыбыз.
-
ГИБДД вәкиле белән очрашу 30.09.2017

“Иминлек атналыгы” уңаеннан ГИБДД вәкиле Хөснетдинов М.Х. укучылар белән очрашып ,алар алдында эчтәлекле чыгыш ясады,киңәшләрен бирде һәм закон алдында җаваплылык турында искә төшерде.Караңгыда ,киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдырының мөһимлегенә тукталды.
-
«Иминлек атналыгы» бара 29.09.2017

Иминлек атналыгы кысаларында барлык классларда да юл кагыйдәләрен искә төшерүгә , юл фаҗигаларын кисәтүгә багышланган видеороликлар карау оештырылды һәм соңыннан ,класс җитәкчеләре балалар белән файдалы әңгәмә үткәрделәр.
-
“Зеленая Россия”акциясе бара 29.09.2017

02.09-30.09.аралыгында, Россия күләмендә экологик өмә акциясе игълан ителгән иде.Укучылар мәктәп тирә юнен,елга һәм чишмә буйларын чистартуда актв катнаштылар.Мәктәп бакчасында мул уңыш җыеп алынды,яшелчә һәм чәчәк орлыклары әзерләдек .Хәзерге вакытта укучылар кошларга җимлекләр әзерләү белән шөгыльләнәләр.Акция дәвам итә.
-
“Өлкәннәр декадасы”на әзерлек бара 29.09.2017

Фәйзуллина Л.җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар ,өлкәннәрне котлау өчен бүләккә ,кулдан открыткалар әзерлиләр.Мәктәп күләмендә тимурчылык эшләре активлашып китте.Өлкәннәрне хөрмәтләргә,очрашулар оештырырга әзерлек эшләре бара.
-
Флешмоб “ЗдорОвоЖивем” 28.09.2017

Бүгенге көн Изге эшләр эстафетасы ның“Спортлы Татарстан” темасы астында үтә.Элеге уңайдан ,өлкәннәр советы әгъзалары ,мәктәп күләмендә “ЗдорОвоЖивем” темасына флешмоб үткәрделәр.Башлангыч классларда “Күңелле стартлар” бәйгесе ,5-7 класслар өчен эстафета оештырылды.Барлык укучылар да ГТО нормативлары тапшыру өчен әзерләнәләр.
-
«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” 28.09.2017

Республикабызда #Добрыйтатарстан#мәрхәмәтлетатарстан изге эшләр эстафетасы игълан ителде.Ул 25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Бүген иртәнге мәктәпкүләм линейкада «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”на старт бирелде.Һәркемне үзеннән өлеш кертергә чакырабыз!
-
Музейга сәяхәт 27.09.2017

Тарих укытучысы Дәүләтҗанова М.,”Көзге мәрхәмәтле эшләр” атналыгы кысаларында,укучылар белән Олы Болгаер авылында урнашкан “Туган якны өйрәнү музее”нда экскурсиядә булды.Укучыларга еруча авыл тарихы,балалар оешмалары тарихы турындагы бүлекләрдә сәяхәт кылу ошады.Иң шатландырганы-балалр музейдан уңай тәэсирләр белән кайттылар.
-
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе 26.09.2017

25.09.иртәнге линейкада “ Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”на старт бирелде.Һәр көн бер исем астында үтәчәк.#ДобрыйТатарстан#мәрхәмәтле татарстан изге эшләр эстафетасында актив катнашып, һәркемгә үзеннән саллы өлеш кертергә диеп сүз куештык .
-
“Будь ярче!Будь заметнее»! акциясе 25.09.2017

ЮНАРМИЯ хәрәкәте әгъзалары мәктәп күләмендә “Будь ярче!Будь заметнее»! акциясе игълан иттеләр.Балалар арасында , яктылыкны кире кайтаручы элементларны пропагандалау буенча аңлату эшләре алып баралар.Буген исә, барлык укучылар да НАСКО милли иминиятләштерү компаниясе чыгарган беләзекләргә ия булдылар. Әлеге яктылыкны кире катаручы беләзекләрне НАСКО хезмәткәре Садыйков Д.Д.бүләк итте.






