Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Россиядә донор көне 20.04.2017

Россиядә “Донор көне” уңаеннан һәм “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында,авылыбыз фельдшеры Ахмадуллина Г.,югары класс укучылары алдында чыгыш ясады. Ул кан бирүнең нечкәлекләренә тукталды, донор булуның изге эш икәнен,кемнәр өчен кирәклеген аңлатты, “Мактаулы донор”, аның льготалары турында сөйләде.
-
Халыкара һәйкәлләр көне. 18.04.2017

Тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. ,түгәрәк занятиясендә 5-7 класс укучылары өчен “Һәйкәлләр ни сөйли?” дигән темага бай эчтәлекле дәрес-презентация һәм викторина әзерләп үткәрде.Укучылар фән буенча белемнәрен яңарттылар,бик күп яңа информация алдылар.Укытучы,сугышның тетрәндергеч вакыйгалары,алар турында искәртеп торучы илебез буйлап таралган һәйкәлләр”теле” аша тынычлыкның,татулыкның кадерен белергә,бердәм һәм уяу булырга чакырды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы старт алды 17.04.2017

17 апрельдән 25 апрельгә кадәр срокта Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” игълан ителде.Шул уңайдан мәктәпкүләм линейкада изге эшләргә старт бирелде һәм эш планы белән таныштырылды.
-
Зәринәнең чираттагы уңышы 13.04.2017

3 сыйныф укучысы Абдуллина Зәринә “Созвездие-Йолдызлык-2017” фестиваленең суперфиналында катнашты.Ярымфинал этабыннан финалга үтеп мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр белән кайтты.Котлыйбыз!
-
Уяу булыйк! 10.04.2017

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “2016-2022 елларга терроризмны һәм экстремизмны кисәтү” турындагы карарын тормышка ашыру һәм балаларның уяулыгын арттыру,иминлекләрен тәэмин итү максатыннан, ТИН укытучысы Хәйруллин Айдар мастер-класс үткәрде.Онытып калдырылган яки шикле предметларга тап булганда,гоммумән иминлеккә куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерде һәм практикада күрсәтте.
-
Динараның уңышы 07.04.2017

Мингалиева Динара, 10 сыйныфукучысы(җитәкчесе Сибгатуллина Л.Г.) Каюм Насыйриның XV фәнни- практик конференциясенә барып кайтты. “Әлмәндәр авыл тарихы” темасына чыгыш ясады һәм III дәрәҗә Дипломга ия булды.
-
Профориентация буенча очрашу булды 05.04.2017

9,11 класс укучылары Казан кооператив институты вәкилләре белән очраштылар.Уку йорты,андагы уку һәм укырга керү шартларыбелән тулы итеп таныштырдылар һәм анкеталау үткәрделәр.
-
Хокук бозуларны кисәтү отрядлары ярышты 04.04.2017

Безнең мәктәп базасында районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче Хокук бозуларны кисәтү отрядлары конкурсы үткәрелде..Барлыгы 18 команда дүрт этапта көч сынашты.Барлык этапларны уңышлы үтеп,Дәвеш мәктәбе командасы 3 нче,Биеш мәктәбе командасы 2 нче, Борнаш урта мәктәбе командасы 1 урынга лаек булды. Командабыз Апас районы данын яклап конкурсның Республика этабының заочный турында катнашачак.
-
Волейбол ярышлары 01.04.2017

1 апрель көне элеккеге укучыбыз , эшмәкәр Илалов Илдар призына волейбол ярышлары үтте. Ярышта Чури Бураш,Зур Күккүз ,Борнаш мәктәпләреннән 6 команда (егетләр һәм кызлар командалары) катнашты.Борнаш урта мәктәбенең егетләре дә,кызлары да беренчелекне бирмәделәр.Афәрин!!!
-
“Созвездие-Йолдызлык”-2017 27.03.2017

“Созвездие-Йолдызлык”-2017 фестиваленең район этапларын уңышлы үтеп, Мубаракшина К.”вокал-соло” , Абдуллина З.”конферанс” номинациясендә ,Буа шәһәрендә үткәрелгән зона этабында катнашу бәхетенә ирештеләр. Абдуллина З.гала концертта катнашып , Казан шәһәрендә үтәчәк супер-финалга чакыру алды.Яңа уңышлар сиңа,Зәринә!






