Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
27 январь-холокост корбаннарын искә алу көне 29.01.2018

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дәүләтҗанова М. ,“Халыкара холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан ,10 класс укучылары белән информацион дәрес үткәрде һәм презентация әзерләделәр.Холокостның тарихы,аның сәнгатьтә чагылышы,холокостка багышланган һәйкәлләр турында бай мәгълумат тупланды.
-
Белдерү 29.01.2018

“Россия Федерациясендә мәгарф турында” ФЗ-273 нче Федераль закон, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 22.01.2014 ел 32 нче номерлы приказы , Апас муниципаль районы башкарма комитетының 15.01.2018 елның 8 нче номерлы карары нигезендә, 2018 елның 1 февраленнән Борнаш, Әҗем, Әлмәндәр, Зур Болгаер, Кече Болгаер җирлекләренә беркетелгән балалар, 2018/2019 уку елына 1 сыйныфка кабул ителә. Сыйныфта буш урыннар калган очракта, 1 июльдән, әлеге җирлеккә кермәгән балалар да 2018/2019 уку елына 1 сыйныфка кабул ителә.
-
«Ел ОБЖ укытучысы» конкурсына йомгак ясалды 27.01.2018

Кильдураз мәктәбендә үткән семинар-киңәшмәдә “Ел ОБЖ укытучысы-2018” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.Иң сәләтле һәм иң оста фәнче булып ОБЖ укытучыбыз Хәйруллин Айдар Әнвәр улы танылды.Ул конкурсның зона этабында район данын яклаячак.Уңышлар,сина, мөгаллим!
-
Ата-аналарҗыелышы булды 26.01.2018

9,11 класс укучылары һәм аларның ата-аналары катнашында ,чираттагы җыелыш булды.Укучыларның имтиханнарга әзерлеге,барлык фәннәрдән дә биреп караган сынауларның сыйфаты,балаларның әзерлекләргә йөреше ,шулай ук әзерлекләр барышындагы җитешсезлекләр хакында уртага салып сөйләшенде,киңәш-табыш ителде.
-
«Всезнайка» түгәрәге уңышлы эшли 25.01.2018

Беренче класс укучылары ,инглиз теленнән,Валиахметова Гузәл кызы җитәкләгән “Всезнайка”түгәрәгенә яратып йөриләр.Занятияләр зур әзерлек белән, кызыклы һәм мавыктыргыч үтә.Балалар төрле уеннар аша инглиз телен үзләштерәләр.Хәзерге вакытта санарга һәм төсләрне инглизчә атарга өйрәнәләр.
-
Динараның чираттагы уңышы 25.01.2018

Мәктәбебезнең иң актив укучысы,уку отличнигы Мингалиева Д.”Замечательный вожатый” конкурсының район турында катнашты.Барлык этапларда уңышлы чыгыш ясап “Иң заманча һәм зәвыклы вожатый” номинациясенә лаек булды.Уңышларың дәвамлы булсын,Динара!
-
“Замечательный вожатый “ конкурсы бара 24.01.2018

Район “Сәләт” балалар иҗат йортында республикакүләм “Замечательный вожатый» конкурсының район этабы бара .Безнең мәктәп данын 11 класс укучысы Мингалиева Динара яклый.Уңышлар сиңа, Динара!!!
-
Әлифба бәйрәменә әзерләнәбез 23.01.2018

Беренче класс укучылары тиздән Әлифба белән хушлашачаклар.Озынайтылган көн төркемендә балалар,Хәмидуллина Гөлнара апалары белән ,Әлифбаны озату бәйрәменә зур әзерлек алып баралар.Әниләренә бүләккә кул эшләрен әзерләп тә куйдылар инде.
-
Тегү серләренә төшенергә мөмкинлек бар 22.01.2018

Кыз укучыларга технология дәресләрендә тегү машиналары белән эшләү технологияләрен үзләштерергә бөтен мөмкинлекләр дә бар.Нурия Әнвәр кызы төрле машина җөйләрен ясарга өйрәтә,өлгеләр әзерләп күрсәтә,һәр балага индивидуал якын килеп,җентекләп аңлата,ә соңыннан ,укучылар әзерләгән үрәкләрдән, күргәзмәләр ясап куялар.Дәресләрдә алган элеге күнекмәләрнең,әлбәттә, тормышта кирәге чыгачак.
-
Укучылар хезмәт дәресләрен көтеп алалар 20.01.2018

Ир укучыларны хезмәт дәресләреннән алтын куллы,һәр эшнең мәлен-җаен белүче Сөләйманов И.Г.укыта.Егетләребез көнкүреш приборлары белән эш итәргә,аларны кирәк булганда төзекләндерергә өйрәнәләр,агачны нәфис эшкәртү,төрле типтагы станокларда металларны эшкәртү серләренә төшенәләр.Тормышта әлеге күнекмәләр ,әлбәттә,кирәк булачак.Еегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,-диләр.






