Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Аналар көне 24.11.2017

Аналар көне уңаеннан “Әбиләр сүзе-акылның үзе” дип исемләнгән тәрбияви әһәмиятле кичә үткәрелде.Кунакларыбыз-Дәү-әниләр,укучыларга саллы киңәшләрен,үгет-нәсихәтләрен бирделәр.Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.Бәйрәм чәй табыннары артында үтте.
-
СПИД ка каршы акция 23.11.2017

“Форпост” отряды әъзалары СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан “Белергә тиеш!” дигән темага чыгыш ясадылар.ВИЧ һәм СПИД ның ни дәрәҗәдә хәтәр булуларын искәрттеләр,профилактик чаралар турында сөйләделәр.Тормышның кадерен белергә чакырдылар
-
Ата-аналар җыелышы булды 21.11.2017

II чирек йомгакларына багышланган ата-аналар җыелышы үткәрелде.Балаларда милли үзаң тәрбияләү,хокуклар һәм бурычлар темаларына чыгышлар тыңланды.Көн тәртибендә шулай ук коррупциягә каршы көрәш көненә һәм госуслуги сайтыннан файдалануга багышланган темалар да бар иде.Җыелыш азагында ,балаларының укудагы уңышлары өчен,ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Тиздән Әниләр бәйрәме! 20.11.2017

Фәйзуллина Ләлә җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче 3-4 класс укучылары әниләр көненә тырышып әзерләнәләр.Тиздән,үз куллары белән ясаган открыткаларына матур теләкләрен язып ,әниләрен бәйрәм белән котларлар.
-
Тиздән әниләр бәйрәме! 18.11.2017

Җиһангирова Миләүшә җитәкчелегендәге озынайтылган көн төркеменә йөрүче 1-2 сыйныф укучылары дәресләргә әзерләнү,саф һавада булу яки файдалы аралашудан тыш,бик теләп кул эшләре башкарырга да яраталар.Балалар “Аналар көнен”ә аеруча тырышып әзерләнделәр .Үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшыру өчен “Аналар көне”н зарыгып көтәләр.
-
Ата-аналарөчен интернет-җыелыш 17.11.2017

Республикакүләм интернет- ата-аналар җыелышы проекты старт алды.Әлеге проект Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан,әти-әниләрдә ата-ана булу культурасы тәрбияләү максатыннан тәкъдим ителде.Беренче җыелыш “Как учить,а не мучить?”темасына,балаларда укуга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү мәсьәләләренә багышланды.
-
"Фликерлы киемнәр- замана тәлабе" 16.11.2017

Бүген 5 нче сыйныф укучыларының "ЮИД"отряды "Фликерлы киемнәр- замана тәлабе" исемле чыгыш ясады. Юл йөрү кагыйдәләрен, караңгы вакытта җәяүлегә саклану чараларын искәрттеләр. Һәр укучыга яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруга өндәделәр.
-
Афәрин,укучылар! 13.11.2017

Морзалар урта мәктәбе базасында Укучыларның хәрәкәтле уеннар буенча II Спартакиадасының район туры үткәрелде.Сөләйманов Илфат Гази улы җитәкчелегендәге мәктәп командасыәлеге чараның төп этапларында җиңү яулап,командалар арасында 2 урынга лаек булды.Афәрин,укучылар.Котлыйбыз!
-
"Дети России" комплекслы-профилактик операция кысаларында 11.11.2017

Республикабызда «Дети России» дип исемләнгән комплекслы-профилактик операция үткәрелә.Әлеге чараның максаты- яшүсмерләр арасында наркоманиянең таралуын кисәтү,наркотик яки психоактив матдәләрнең зарарлы тәэсире, закон алдындагы җаваплылык турында тулырак мәгълумат бирү.
-
Психологлар бездә кунакта 09.11.2017

Районыбызда эшләп килүче педагогик-психологик хезмәт күрсәтү бүлеге психологлары Печкова Р.Х.,Салахова Е.Н. ОГЭ, ЕГЭ алдында торган укучылар,шулай ук укытучылар белән файдалы тренинг үткәрделәр.






