Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2018

-
ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш акциясе 23.05.2018

-
Акция «День и ночь музеев» 19.05.2018

18-19 май көннәрендә республика күләмендә “День и ночь музеев» дип исемләнгән акция үтте.Акция “ЮНАРМИЯ” хәрәкәтенең Республика штабы тарафыннан тәкъдим ителде.Аның максаты-“ЮНАРМИЯ” хәрәкәте әгъзаларында, музей экспозицияләре аша,туган ил тарихына карата хөрмәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
-
Пионерия туган көн 19.05.2018

19 май-пионерия туган көн буларак билгеләп үтелә.Педагог-оештыручы Л.Фәйзуллина эзтабарлар,варисларга пионериянең саллы тарихы,символлары һәм атрибутлары,өлкән буын кешеләр тормышындагы роле турында сөйләде.Үзенең пионер чактагы хатирәләре белән уртаклашты.
-
Онлайн ата-аналар җыелышы 17.05.2018

Республикакүләм интернет ата-аналар җыелышының алтынчы утырышы булды.Утырыш “Внимание!Особенный ребенок” темасы астында үтте.Экспертлар ,мөмкинлеге чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләре ,алымнары турында фикер алыштылар.Андый балаларның ата-аналарына киңәшләр бирелде,шулай ук әлеге балалар белән эшләүче специалистлар белән үзара ярдәмләшү юлларын тәкъдим иттеләр.
-
Мәктәп бакчасында эш кайный 12.05.2018

“Язның бер көне-ел туйдыра”,- диләр.Мәктәп бакчасында язгы эшләр башланды.Җирне эшкәртеп,орлыкны вакытында туфракка салу-мул уңышның нигезе.Шуңа укучыларыбыз ,укытучылар белән берлектә,тырышып хезмәт куялар.
-
«Без бергә “фестиваленең зона туры нәтиҗәләре 11.05.2018

«Без бергә “ балалар иҗат фестиваленең зона туры нәтиҗәләре билгеле булды.9 класс укучысы Мөбәрәкшина Камилә “вокал- соло” номинациясендә III нче урынга лаек булды.Котлыйбыз,Камилә! Уңышларың дәвамлы булсын!
-
Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг үтте 09.05.2018

Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан ,сугыштан кайтмаган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында митинг үтте.Валиахметова Гузәл җитәкчелегендәге 5 класс укучылары эчтәлекле чыгыш ясадылар.Бәйрәм чарасында Җирле үзидарә башлыгы һәм район башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
-
Җиңү парадында катнаштык 09.05.2018

Районыбыз үзәгендә Бөек Җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан Җиңү парады үтте.Әлеге зур чарада Хәйруллин Айдар җитәкчелегендәге “ЮНАРМИЯ” хәрәкәте әгъзалары да катнашты.Укучыларыбыз уңай тәэсирләр белән кайтты.
-
Волейбол ярышлары үтте 05.05.2018

Мәктәбебез базасында Йомралы,Чури-Бураш,Күккүз һәм Борнаш мәктәбе командалары арасында волейбол ярышлары үтте.Әлеге этапта җиңү яулаган безнең мәктәп командасы 12.05. Апаста үтәчәк волейбол ярышларында катнашачак.Уңышлар юлдаш булсын!






