Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Дулкыннар” фестиваленең республика этабында катнаштык 14.03.2018

8 класс укучысы Хузина Гөлия (җитәкчесе Бикмурзина Ф.И.)“Дулкыннар” фестиваленең район этабында,”Нәфис сүз” номинациясендэ чыгыш ясап,1 урынны яулаган иде.14 март көне фестивальнең Казан шәһәрендә үткәрелгән республика этабында катнашып ,сертификат белән кайтты.
-
“Слово есть поступок” 13.03.2018

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” акциясенең икенче көне-Л.Н.Толстойның тормыш һәм иҗат юлына багышлана һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын тел үсешенә,мәдәният үсешенә юнәлтү,бөек рус язучысы Толстойның иҗатын тулырак өйрәнү максатыннан үткәрелә.Әлеге уңайдан рус теле һәм әдәбияты укытучылары Музаффарова С .һәм Насретдинова Т.”Л.Толстой-бөек фикер иясе” темасына ,югары класс укучылары өчен,дәрес презентация күрсәттеләр.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН 12.03.2018

Республикабызда , шул исәптәнмәктәбебездә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы”старт алды. Аның төп максаты Татарстанда яшәүче халыкларны,аеруча яшьләрне, әһәмиятле социаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән позитив чараларны тормышка ашыруда,мәрхәмәтле башлангычлар акцияләрендә катнашуларына ирешү.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН 12.03.2018

Беренче көн #Мывместе #Безбергә темасы астында “Милләтләр дуслыгы көне”итеп билгеләп үтелде.Сыйныф җитәкчеләре Валиахметова Г. һәм Замалиева А.5-6 класс укучылары белән дуслык кадеренә багышланган тәрбия сәгате әзерләп үткәрделәр.Хәмидуллина Г.үзенең 1-2 класс укучылары белән “Дуслыкка ни җитә” темасына әңгәмә оештырды.
-
8 март - язның беренче бәйрәме 07.03.2018

Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан 8 класс укучылары (җитәкчесе Гыйниятуллина Н.Ә.) бәйрәм кичәсе әзерләп үткәрделәр.Шигырьләр,җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган әлеге матур чарага укучыларның әниләреләре дә килде.
-
Агитбригада чыгышы 05.03.2018

Гыйниятуллина Н., үзенең 8 класс укучылары белән “Алкогольнең зарары” темасына үтемле чыгыш ясадылар.Алкогольле эчемлекләр,шул исәптән пиво һәм энергетикларның зарары турында сөйләделәр ,гыйбрәтле мисаллар китерделәр,ә соңыннан әлеге темага видеоролик тәкъдим иттеләр.
-
Укучыбыз рус теленнән республикакүләм олимпиадада катнашты 04.03.2018

6 класс укучысы Вәлиәхмәтова Илзирә Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе базасында төрле фәннәр буенча үткән “Эрудит” республикакүләм олимпиадада катнашты(укытучысы Музаффарова С.А.) Олимпиаданы МО и Н РТ һәм Республика Олимпиада үзәге оештырды.
-
Имтихан биреп карадылар 01.03.2018

Бүген 9 класс укучылары җәмгыять белеменнән имтихан биреп карадылар.Сынауларга әзерлекнең әлеге формасын ата-аналар да,укучылар да уңай бәялиләр.
-
Туган телгә мәдһия 28.02.2018

“Татар теле һәм әдәбияты атналыгы” кысаларында, Миннебаева Альбина мәктәп күләмендә “Без татарлар- туган телебез татар теле” дип исемләнгән бай эчтәлекле чара әзерләп үткәрде.Укучылар туган телебез,аның әһәмияте турында шигырьләр укыдылар,әдипләребезнең акыллы фикерләрен,киңәшләрен җиткерделәр.Соңыннан туган телебез гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын бергәләп башкардык.
-
Нәфис сүз осталары бәйгесе 27.02.2018

Апас үзәк китапханәсендә Ш.Галиевнең 90 еллыгына багышланган “Нәфис сүз осталары бәйгесе” булды.Әлеге бәйгедә 10 класс укучысы Зәйнуллина Илүзә икенче урынга лаек булды һәм мактау грамотасы,истәлекле бүләкләр белән кайтты.






