Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
“Сыерчык” акциясенә кушылып 24.03.2018

Хәмидуллинар гаиләсе әлеге акциядә ел саен актив катнашып киләләр һәм нәтиҗәләре дә сөенечле.Быел да Х.Илгиз ,уллары Адел һәм Алим белән, оя ясап конкурска тәкъдим иттеләр.Районда үткән “Нәүрүз” бәйрәменә чакырылучылар арасында алтын куллы Хәмидуллиннар да бар иде.Узенчәлекле оя өчен алар мактау грамотасына лаек булдылар.Афәрин!
-
«Без бергә” республикакүләм фестивальнең район этабы узды 23.03.2018

“Без бергә” балалар сәнгать фестивале быел икенче тапкыр үткәрелә.Әлеге чарада укучыларыбыз “нәфис сүз”, “Халык ансамбле” һәм “инструменталь ансамбль” номинацияләрендә чыгыш ясадылар.Ата-аналардан Сөләйманов И.,Хәмидуллина Г. һәм Җәләлиева Г.”Русские сувениры” конкурсында кул эшләре белән катнаштылар.Фестиваль оешкан төстә үтте,уңышлар да юлдаш булсын иде!
-
“Зарница-2018” 22.03.2018

Бүген Хәйруллин Айдар җитәкчелегендәге” ЮНАРМИЯ” хәрәкәте әгъзалары ,Йомралы урта мәктәбе базасында уза торган,“Зарница-2018” хәрби-патриотик уенында катнашалар.Уңышлар сезгә,укучылар!
-
Акция “Где торгуют смертью» 22.03.2018

Әлеге акциягә кушылып,Зарифуллина М.9 класс укучылары белән ,тормыш кыйммәтенә багышлап чара әзерләп үткәрде.Наркотикларның җимергеч көче,зарары турында үтемле итеп сойләделәр.Соңыннан видеоролик карауны оештырдылар.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2018” 21.03.2018

“Созвездие-Йолдызлык-2018” фестиваленең гала концертында катнашып,Абдуллина Зәринә,Ситдиков Артур “Конферанс” номинациясендә,ә Мубаракшина Камилә “вокал-соло” номинаиясендә чыгыш ясап,мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.26 мартта алар фестивальнең Чүпрәле районында үтәчәк зона турында катнашу хокукына ия булдылар.Җитәкчеләре Ф.Бикмурзина.
-
Профориентация эше 19.03.2018

Бүген мәктәбебезгә Апас аграр көллиятеннән укытучылар килде һәм чыгарылыш класс укучылары белән очрашу үткәрделәр.Алар көллияттә уку һәм студентларның яшәү шартлары,дәресләрдән тыш эшчәнлек,актив укучыларга каралган өстенлекләр турында тулы итеп аңлатылар.
-
“Спортивный Татарстан”акциясенә кушылып 16.03.2018

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы”ның бишенче көне республикабызда “Спорт “көне дип игълан ителде.Төп бурычы-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,халыкны спорт чараларына тарту.Әлеге акциягә кушылып,физик хәзерлек укытучылары Сөләйманов И.Г. һәм Хәйруллин А.А.,башлангыч класс укучылары белән “Күңелле стартлар” бәйгесе үткәрделәр.Балалар ихластан ярыштылар,көч сынаштылар.
-
Изге эшләр көне 15.03.2018

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы”ның дүртенче көне республикабызда “Изге эшләр көне “ дип игълан ителде.Төп максаты-киң җәмәгатьчелекне мәрхәмәтле эшләргә тарту.” ЮНАРМИЯ”хәрәкәте әгъзалары,“Дорога в обелиску” акциясендә катнашып, яу кырында башларын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә шефлык иттеләр,тирә юнен кардан арындырдылар.
-
Президент сайлыйбыз-киләчәкне сайлыйбыз 15.03.2018

Тарих укытучысы Дәүләтҗанова М. 11 класс укучылары белән президент сайлаулары хакында әңгәмә үткәрде.Сайлауларның асылын,тарихи әһәмиятен,сайлау хокуклары турында аңлатты.Шулай ук Татарстан президентының стратегик инициативалары,аларныңтөп нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Халыкара елгалар көне 14.03.2018

Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгының өченче көне-халыкара елгалар көне буларак билгеләп үтелде.География укытучысы Сибгатуллина Л. 7-8 класс укучылары арасында “Сез беләсезме?”дигән викторина әзерләп үткәрде.Укучылар физик география фәненнән алган белемнәрен яңарттылар,күп кенә яңа мәгълумат тупладылар.






